Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов “Татнефть”ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды
2013 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты, “Татнефть”ААҖ Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов “Татнефть”ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды.
Директорлар советы утырышы барышында гыйнварда “Татнефть” ААҖ бюджеты үтәлешенә нәтиҗә ясалды һәм 2013 елның март ае бюджеты расланды.
Утырышта 2013-2014 елларда пласт басымын саклау системасын камилләштерү программасы каралды.Аның төп юнәлешләренең берсе – кысып тутыру скважиналары буенча геологик-техник чараларны үтәү.
Директорлар советы әгъзалары “Татнефть” ААҖ хезмәт коллективының 2012 ел конференциясе нәтиҗәләре һәм социаль программаларның үтәлеше хакында фикер алыштылар. “Татнефть” компанияләре төркемнәре хезмәткәрләрен, аның пенсионерларын гарантияләр һәм социаль ташламалар белән тәэмин итү, шулай ук шәһәрләрне һәм поселокларны төзекләндерү проектларын гамәлгә ашыру, халыкның социаль-көнкүреш мәсьәләләрен хәл итү буенча уңышлы киңкүләмле эш башкарылу билгеләп үтелде.
Утырышта 2012 елда эчке аудит идарәсенең эш нәтиҗәләре турында мәгълүмат тыңланды. Аның белгечләре тарафыннан компаниянең финанс-хуҗалык эшчәнлегенең төрле мәсьәләләре буенча 11 планлаштырылган аудит үткәрелгән. Идарә шулай ук планнан тыш проектларны гамәлгә ашыруда актив катнашкан, алар – матди-техник тәэмин итү стратегиясен эшләү, сәүдә мәйданчыгында “кайнар линия” эшчәнлеген анализлау.
Директорлар советы 2012 елгы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча “Татнефть” ААҖ акционерларының еллык гомуми җыелышын уздыру мәсьәләләрен карады.
“Татнефть”ААҖ матбугат хезмәте.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз