Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ТР Министрлар Кабинеты һәм муниципаль районнар килешүләргә кул куйдылар
2013 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстанның Министрлар Кабинеты утырышы узды, аның барышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм муниципаль районнар (шәһәр округлары) арасында Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген бәяләү индикаторлары, планлаштырылган күрсәткечләргә ирешү турында, 2013-2015 нче елларга килешүләргә кул куелды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде.
Чара башында ул торак-коммуналь хуҗалык проблемасына, шул исәптән гомумйорт ихтыяҗлары өчен түләү мәсьәләсенә игътибар итте. “Торак-коммуналь хуҗалык темасы һичшиксез беренче урынга чыкты”, - дип билгеләп үтте Илдар Халиков. Ул республика районнарында гомумйорт ихтыяҗлары өчен түләү мәсьәләсе белән бәйле кайбер саннар китерде.
Бу чарадан соң торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре бунча киңәшмә узачак, дип хәбәр итте Татарстан Хөкүмәте башлыгы, монда видеоконференция рәвешендәге элемтә режимында төбәкләр дә катнашачак. Аларга әлеге мәсьәлә буенча үз карашларын белдерергә кирәк булачак.
Торак-коммуналь хуҗалык темасы бик четрекле булуын билгеләп, әлеге өлкәдә нинди дә булса стандартлар кертү авыр: һәр муниципаль берәмлекнең үз шартлары һәм тәкъдимнәре булырга мөмкин. Аларны исәпкә алырга кирәк дип, ассызыклап үтте ТР Премьер-министры.
Көн үзәгендәге мәсьәлә буенча фикер алышканнан соң утырышта катнашучылар килешүләргә кул кую церемониясенә күчтеләр. Килешүләр нигезендә муниципаль районнар (шәһәр округлары) имзалана торган документа билгеләнгән җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген бәяләү индикаторлары, планлаштырылган күрсәткечләргә ирешү буенча җаваплылыкны үз өстенә ала.
Утырышта катнашучылар алдында икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов чыгыш ясады. “Бүген төбәкләрдә дәүләт хакимияте органнарына бәя бирү мәсьәләләренә федераль дәрәҗәдә зур игътибар бирелә”, - диде ул.
“Татарстан соңгы елларда эшчәнлек нәтиҗәлеге күрсәткечләре буенча РФ субъектлары арасында беренче урынны алып тора һәм безнең алда - әлеге позицияләрне саклап калу бурычы тора. Шуңа күрә бүген килешүләргә кул кую – эшчәнлекнең мөһим этабы.”, - дип аерым ассызыклап п үтте М. Шаһиәхмәтов.
2012 елгы килешүләрдә 28 индикатор каралган иде. Күрсәткечләрне иң уңышлы үтәгән муниципалитетлар арасында – Сарман, Яшел Үзән, Казан. Күрсәткчләре түбән булган районнар арасында – Бөгелмә, Питрәч, Мөслим, Балтач. Чистай районнары.
Эшчәнлек нәтиҗәлелеге механизмы үзгәрү турында сөйләгәндә, 2013-2015 нче елларга исәпләнгән яңа килешү федераль индикаторлар нигезендә формалашкан 17 күрсәткечтән гыйбарәт. Документларда 2012 елдан күчкән 8 индикатор кала, дип хәбәр итте М. Шаһиәхмәтов. “2013 елда җитештерүчәнлекне арттыру, инвестицияләр җәлеп итү, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турында уйларга кирәк”, - диде Татарстанның икътисад министры үз чыгышын тәмамлап.
“Күрсәткечләр аңлаешлы һәм гади”,- дип аңлатма биреп китте Илдар Халиков.
Хөкүмәт исеменнән килешүләргә ТР Премьер- министры Илдар Халиков кул куйды, республиканың муниципаль берәмлекләре исеменнән – муниципаль район башлыклары, аларның урынбасарлары кул куйдылар.
"Татар -информ" Мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз