Казанга Финанс мониторингы буенча федераль хезмәт директоры Юрий Чиханчин килде
2013 елның 1 марты, җомга
Бүген Татарстан Республикасы башкаласына Финанс мониторингы буенча федераль хезмәт директоры Юрий Чиханчин эш визиты белән килде. “Казан” халыкара аэропортында Юрий Чиханчинны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар каршы алды.
ТР Хөкүмәт йортында,ТР Президентының эш бүлмәсендә Рөстәм Миңнеханов белән Юрий Чиханчин әңгәмә кордылар. Алар милли иминлеккә куркыныч янаучы төп чыганакларның берсе буларак террорчылыкны финанслауга каршы көрәш чаралары буенча фикер алыштылар.
Аннары Юрий Чиханчин Россия Федераль Куркынычсызлык хезмәте, Россия Эчке эшләр министрлыгы, Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы һәм башка Милли террорчылыкка каршы комитет әгъзалары булган министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашында, террорчылыкны финанслауга каршы көрәш мәсьәләләре буенча Милли террорчылыкка каршы комитет каршындагы эсперт-консультатив төркемнең 9 нчы утырышын уздырды.. Утырышта Татарстан Республикасы ягыннан ТР Премьер-министры урынбасары Әсгать Сәфәров катнашты.
Бүген Казанга Кытай Халык Республикасы (КХР) Оборона министры дун Цзюнь килде.
Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, КХРның Казандагы Генераль консуллыгы вәкилләре, башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советының һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының уртак утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.