Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ТР Премьер-министры: “Бөгелмәлеләрнең республика икътисадына керткән өлеше зур”
2013 елның 1 марты, җомга
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков эшлекле сәфәр белән ТР Бөгелмә муниципаль районында булды.
Сәфәр кысаларында ул муниципаль район Советы сессиясе эшендә катнашты, анда 2012 нче елга социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2013 нче елга бурычлар каралды.
Шулай ук сессиядә муниципаль район башлыгы Илдус Касыймов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Радик Ильясов, “Татнефть” ААҖ генераль директорының кадрлар һәм социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, ТР Дәүләт Советы депутаты, "ТНГ-Групп” ҖЧҖ генераль директоры Ринат Харисов, ТР Дәүләт Советы депутаты Василий Логинов һ.б. катнашты.
Совет утырышы башланыр алдыннан Илдар Халиков Техника йортында күргәзмә белән танышты, анда җирле предприятиеләр һәм эшмәкәрләрнең продукциясе тәкъдим ителгән иде. Барыннан да бигрәк аңа Бөгелмә сөт комбинатында җитештерелеп чыгарыла торган продукция күләменең артуы тәэсир итте. Бүген аның ассортименты 60 атаманы үз эченә ала.
Сессиядә ТР Премьер-министры ассызыклавынча, бөгелмәлеләр республикабыз икътисадына тиешле күләмдә зур өлеш керткәннәр. Үткән елда предприятиеләр һәм оешмалар продукциясенең тулай күләме 20 процентка арткан. Сәнәгать җитештерүе индексы 118,2 процент булган. Бер кешегә керем 8 процентка үскән, 15 мең 123 сум булган. Предприятие эшчеләренең дә һәм бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең дә хезмәт хакы артуы сөендерә. Үткән елда шәһәрнең һәм районның эре һәм урта предприятиеләрендә уртача айлык хезмәт хакы 17 процентка үскән һәм 22 мең 263 сум булган.
Эшсезләрнең өч тапкырга кимегәнлеге билгеләп үтелде. Районда, икътисад һәм социаль тармаклар үсеше өчен, җирле бюджетка өстәмә акча кертү чыганаклары файдаланыла, потенциаль инвесторларны җәлеп итү вариантлары карала. Машина төзүчеләрнең, геофизикларның, транспортчыларның, галимнәр, төзүчеләрнең, элемтә эшчеләренең, эшкәртү сәнәгате предприятиеләре, шулай ук кече һәм урта бизнес предприятиеләренең уңышлы эшчәнлеге уңай бәя алды.
Хәзергә кече предприятиеләрнең тулай продукт күләме 12 проценттан бераз артып китә. Якындагы елларда аны 20 процентка кадәр үстерү бурычы куелган.
Район башлыгы И.Касыймов хисабында үткән елда шәһәрдә һәм районда торак төзү, торакларга, мәктәпләргә, ФАПларга капиталь ремонт ясау буенча актив эш алып барылганлыгы әйтелде.
Премьер-министр сүзләренчә, районның агросәнәгать комплексы үсешендә алга китеш булган, анда хәзерге вакытта өч зур инвестор эшли. Хәзер авыл хезмәтчәннәре барлык дәүләт программаларында актив катнаша. 34 заманча гаилә фермасында хәзер 1300дән артык мөгезле эре терлек исәпләнелә.
Проблемалар арасында торак төзелеше дә булган. Кызганычка каршы, шәһәрдә һәм районда социаль ипотека программасында катнашырга теләүчеләр саны елдан-ел кими. Шуңа күрә яшь белгечләр авылларда һәм сәнәгать урыннарында калсын өчен, кредитка торак төзелешен башлау турында карар кабул ителгән.
Агымдагы елга торак-коммуналь хуҗалыгы, сәламәтлек саклау, мәгариф өлкәләрендә дә бурычлар куелды. ТР Премьер-министры Татарстанда гына түгел, ә илдә дә иң яхшылар рәтендә булган Бөгелмә укытучыларына аеруча рәхмәтен белдерде.
Үткән елда 1459 кечкенә бөгелмәленең дөньяга килүе, 2011 нче елга караганда, 85 сабыйга күбрәк булуы куандыра. Сабыйларның яртысыннан күбрәге – икенче һәм аннан соңгы бала. Шуңа күрә Илдар Халиков медицина хезмәткәрләрен эшләрендә яңа ысулларны тагын да активрак кулланырга юнәлдерде. Моннан тыш, алга таба да сәламәт яшәү рәвешенә ярдәм итәргә кирәк. Бигрәк тә җәй көне Казанда үтә торган Универсиада елында. Бөгелмәдә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен, яхшы шартлар тудырылган. Ләкин чаңгы базасына һәм “Яшьлек” («Юность») спорткомплексына реконструкция ясау таләп ителә.
Сессиядә аерым бөгелмәлеләргә бүләкләр тапшырганнан соң, Илдар Халиков Бөгелмә электр насосы заводы территориясендә урнашкан яңа “Норис” производствосында булды, монда югары температуралы кабель җитештерү планлаштырыла. ТР Премьер-министры анда “Индустриаль парк” проектын тормышка ашыруны хуплады.
“Татар-Информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәм чараларын һәм иминлекне тәэмин итү чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча брифинг узды
Яңа ел бәйрәмнәре чорына республикада бик күп чаралар планлаштырылган. Биредә «Күрше фест» фестивале һәм «Татарстанда кыш» программасы активлыгы аерым урын алып тора. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
Алексей Песошин: Кешеләрнең уңайлы һәм имин тормышын тәэмин итүдә энергетика комплексының әһәмияте бәяләп бетергесез
Кешеләрнең уңайлы һәм имин тормышын тәэмин итү өчен энергетика комплексының әһәмияте бәяләп бетергесез. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Татэнерго»да Энергетика көненә багышланган тантаналы чарада белдерде.
20
декабрь, 2025 ел
Татарстанда социаль-мәдәни объектларга капиталь ремонт төгәлләнгән
Татарстан Республикасында социаль-мәдәни билгеләнештәге объектларны капиталь ремонтлау буенча гаять зур эш тәмамланган. Быел эш 34 республика, дәүләт һәм федераль программа кысаларында оештырылган. 2025 ел башыннан 15 млрд сумлык 713 объект ремонтланган. Мондый мәгълүматларны ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Алексей Песошин иминлек органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Россия Федерациясе иминлек органнары хезмәткәрләре көне белән котлады
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин иминлек органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Россия Федерациясе иминлек органнары хезмәткәрләре көне белән котлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз