Бүген “Алабуга” махсус икътисадый зонасының чит ил белгечләре балалары өчен мәктәп нигезенә тәүге таш салу тантанасы булды. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
“Өч аю” халыкара мәктәбе Идел буе зонасында шундый мәгариф оешмаларының беренчесе була. Мәктәптә уку-укытуны универсаль мәктәп программасы International Baccalaureate (халыкара бакалавриат) буенча инглиз теле ана теле булган белгечләр алып барачак. Халыкара программаларга туры килүче IB дипломнары дөньяның әйдәүче уку йортлары тарафыннан таныла . Бер үк вакытта чыгарылыш укучылары Россия стандарты буенча атестат та алырга мөмкин.
Мәктәп инфраструктурасы иң яхшы дөнья стандартларына туры киләчәк. Анда медицина кабинеты һәм футбол кырыннан, баскетбол һәм волейбол мәйданчыкларыннан, теннис корты һәм ябык йөзү бассейныннан торган спорт комплексы булачак.
Шулай ук мәктәп каршында балалар бакчасы һәм 40 укучы яшәрлек пансион оештырылачак. Башлангыч этапта 100 бала укый, һәр сыйныфында унарлап бала була. Киләчәктә мәктәптә барлыгы 350 бала белем алачак. Укыту халыкара мәктәптә 2014 елның 1 сентябрендә башланачак.
“Халыкара мәктәп ачылу – Алабугадан тыш Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләре кергән Кама сәнәгать төененең үсеше өчен кирәкле шартларның берсе булып тора. Бездә эре заманча предприятиеләр ачыла, анда гыйлемле кешеләр эшләргә тиеш”, - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тантанадагы чыгышында.
“Өч аю” мәктәбе социаль инфраструктура тулы бер комплексының состав өлеше булачак. Аңа топ-менеджерлар өчен коттедж поселогы һәм резидент компанияләр белгечләре өчен күп этажлы йорт, заманча һәм җайлы спорт комплексы керәчәк. Комплексның гомуми мәйданы – 40 гектар.