Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов: “Туполев”ны һәм КАПОны берләштерү - бик дөрес карар”
2013 елның 2 марты, шимбә
2013нче ел дәвамында “Горбунов исемендәге КАПО” ААҖ берләшкән авиатөзелеш корпорация кысаларында бердәм структурага берләштерелергә тиеш. Бүген бу турыда ике предприятенең Казан шәһәрендә уздырылган гомуми җыелышында хәбәр ителде. Җыелышта шулай ук Татарсан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
“ОАК” ААҖ президенты Михаил Погосян үзенең чыгышында белдергәнчә, 2012 елда “Туполев” ААҖ һәм КАПО тулаем алганда үз алларына куйган бурычны үтәделәр, ерак авиация самолетларын ремонтлауга һәм модернизацияләугә, махсуслаштырылган авиация комплекслары булдыруга кагылышлы кайбер бурычлар хәл ителеп бетмәгән.
“2012 елда КАПОның һәм “Туполев”ның берләштерелгән табышы якынча 7,5 млрд сум тәшкил итте, бу безнең алга куелган максатларга һәм бурычларга туры килеп бетми, - дип белдерде М.Погосян. – Тотырыклы үсеш тәэмин итү өчен без җитештерү күләмнәрен арттырырга тиеш. 2013 елда бу ике берләшмәнең берләштерелгән табышы якынча 17,5 млрд сум булырга тиеш. 2015 елда без 20 млрд сумлык күләмнәргә ирешергә тиеш”.
КАПОда 2013 елда гына җитештерү күләмнәре 2012 ел белән чагыштырганда ике мәртәбәгә артырга тиеш. Күләмнәрнең артуы, Михаила Погосян сүзләренчә, хезмәт хакы артуга, хезмәт җитештерүченлеге артуга, предприятиеләрне яңадан коралландыруга китерәчәк.
“Без КАПО һәм “Туполев”ны шул исәптән хәрби-транспорт самолетларның заманча гаиләсен булдыру программаларында җитди катнашучылар дип, граждан техникасы җитештерү кооперациясендә актив катнашучылар дип саныйбыз”, - дип ассызыклады “ОАК” ААҖ президенты.
Михаил Погосян фикеренчә, куелган максатларга предприятиеләр эшендә җитди оештыру структур үзгәрешләреннән башка ирешеп булмаячак. Шуңа күрә ОАК Директорлар советы тарафыннан 26 нчы февральдә шушы ике предприятие алдында торган төп стратегик бурычлар расланды.
Михаил Погосян искә төшергәнчә, ОАК кысаларында компанияләр интеграцияләнә. «Сухой», «МиГ» РСК , «Иркут» корпорациясе, конструкторлык бюросын һәм җитештерү куәтләрен берләштереп, бердәм структураларга әверелде. “Шуңа күрә “Туполев” һәм КАПО интеграциясе авиация техникасы әзерләүчеләрнең, җитештерүчеләрнең ресурсларын берләштерерлек гомуми стратегия булып тора, ул карарлар кабул итү вакытын кыскартачак, структураларны оптимальләштерәчәк”, - дип белдерде М.Погосян.
Бу карар кысаларында кадрлар буенча кирәкле карарлар кабул ителде. 1 мартта “Горбунов исемендәге КАПО” ААҖ Директорлар советы утырышы узды, анда КАПО генераль директоры вазыйфасына “Туполев” ААҖ президенты Александр Бобрышев билгеләп куелды. “Ул бүгенге көннән “Туполев” җитәкчесе вазыйфасы белән КАПО җитәкчесе вазыйфасын бергә алып барачак”, - дип белдерде Михаил Погосян.
Ул шулай ук, ОАК Директорлар советы карары буенча 2013 елда “Туполев” һәм КАПОны бер юридик затка берләштерүне тәмамларга тиеш, дип белдерде.
КАПОның элеккеге гендиректоры Васил Каюмов, Михаил Погосян сүзләренчә, Авиатөзелеш корпорациясенә эшкә күчәчәк һәм КАПОның, ОАК составына керүче башка предприятиеләрнең җитештерү һәм җитештерү булмаган активларын реструктуризацияләү белән шөгыльләнәчәк. ОАК президенты Васил Каюмовка заводның авыр вакытындагы хезмәте өчен рәхмәт белдерде.
“ Берләшкән компания алдында торган бурычларны хәл итүдә без республика җитәкчелеге белән хезмәттәшлек итәчәкбез һәм Казан төзеләчәк структураның үзәге булачак, - дип ассызыклады ОАК ААҖ президенты. – Без Рөстәм Миңнеханов белән бурычларны һәм максатларны бер үк дәрәҗәдә аңлыйбыз, һәм уртак тырышлык нәтиҗәсендә шушы максатларга ирешәчәкбез”.
2013 елдаКАПОда композит материаллардан детальләр җитештерү заводы эшли башлаячак, шулай ук технопарк булдыру планлаштырыла. “Ышанам ки, бу процесста без КАИ белән дә, Казандагы оборона-сәнәгать предприятиеләре белән дә тыгыз хезмәттәшлектә булачакбыз”, - диде М.Погосян.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чиратында КАПОның гамәлгә ашырылмый калган зур потенциалы барлыгын искә төшерде. “Бу безнең икътисадның гаять зур резервы, ул файдаланылмый тора, - дип белдерде Р.Миңнеханов. – Һәм әзерләүче белән җитештерүче бергә булырга тиеш дигән безнең фикеребезне ниһаять ишеттеләр һәм кабул иттеләр”.
Ул КАПОны Казан вертолет заводы белән чагыштырды, соңгысының еллык табышы 1миллиард доллар тәшкил итә. “Авиация заводы үзенең потенциалы буенча КВЗны шактый узып китә, һәм безнең бурыч – шушы потенциалны ачу”, - дип саный Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты фикере буенча, берләшкән структура үзәге Казанда булырга тиеш. Монда авиация сәнәгатенә компонентлар китереп торучылар өчен технопарк пәйда булырга тиеш. “Яңа бурычлар бездән - ОАКтан да, шулай ук республикадан да зур тырышлыклар таләр итә, -дип ышандырды Р.Минңеханов. – Эшче белгечләр әзерләргә, социаль мәсьәләләрне хәл итәргә, арадаш бизнес өчен яңартылган аэродром комплексыннан файдаланырга кирәк. Перспективалар бар, һәм без аларны гамәлгә ашыру өчен көчебезне кызгынсыйча эшләргә әзер”.
Рөстәм Миңнеханов КАПО һәм “Туполев”ны берләштерү турында кабул ителгән карар өчен Михаил Погосянга рәхмәт белдерде. - ”Бу бик дөрес карар. Һәм мин республика барлык башлангычлада да сезнең белән булачак дип ышанып әйтәм”.
КАПОның элеккеге җитәкче командасы казанышларын танып, Рөстәм Миңнеханов Васил Каюмовка “Фидакарь хезмәт өчен” медален тапшырды
Журналистларга биргән интервьюсында Михаил Погосян болай дип белдерде: “Без КАПОның Ил-476 самолеты программасында катнашуын күз алдында тотабыз, анда Ульяновск «Авиастар»ы җыючы завод булачак, ул агрегатлар җитештерәчәк”.
Шулай ук Ту-214 самолеты базасында махсуслаштырылган комплекслар булдыру буенча граждан авиациясе техникасы программаларында, МС-21 программасында һәм башка перспектив программаларда, проектларда катнашачак бу структура.
2013 елда, М.Погосян сүзләренчә, КАПО табышы 8 млрд. сум тәшкил итәчәк, 2012 елда ул 4,4 млрд. сум тәшкил иткән.
ТР Президенты Матбугат хезмәте. Михаил Миронов
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз