Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Республикасы Президенты: “Төзелеш эшләрен мөмкин кадәр үз көчебез белән башкарырга кирәк “
2013 елның 2 марты, шимбә
2013 ел стартына әзерләнергә һәм барлык төзелеш эшләрен апрель азагында башларга кирәк. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында уздырылган традицион республика киңәшмәсендә шундый йөкләмә бирде. Бу чарада шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, республикада төзелешкә барлык объектларда да төзелеш эшләренең 50-60 процентын үз көчләре белән башкаручы генподрядчыларны җәлеп итәргә кирәк. Субподрядчыларны үз эшләрен башкаруга җәлеп итә торган компанияләрне чакыруга ук акча чаралары белән махинацияләр башлана, ди ул.
“Без бер мизгелдә бу схемалар аркасында үзебез дә сизмәстән җинаятьчеләргә әверелергә мөмкин, мондый схемалар буенча подрядчы субподрядчыларга акчаны янга җибәрергә рөхсәт биргән очракта, кайчан да булса җавап бирергз туры киләчәк. Без үзебезне мондый кырын куллылыктан саклап калырга тиеш, барлык бу компанияләр – бер көнлек. Хәзерге вакытта акчаларның кая тотылуын тикшерү буенча зур эш алып барыла, ә ялган схемалар буенча эш итү беркемне дә яхшылыкка китергәне юк әле”, - дип мөрәҗәгать итте Р.Миңнеханов киңәшмәдә катнашучыларга.
“Кешеләр җинаятьчел гамәлләргә җәлеп ителәләр дә соңыннан гаеплеләрне эзли башлыйлар, ә карарлар кабул итүче затлар сез бит. Безнең подрядчылар мөмкин кадәр эшләрне үз көчләре белән башкарырга тиеш, никтер кешеләр нәтиҗәләре турында уйланмыйлар, боларның барысы өчен дә җавап бирергә туры киләчәк бит”, - диде Р.Миңнеханов. Аның фикеренчә, акчалар бит чит илләргә чыгарылган кебек үк, деструктив структураларны финанслауга да тотыларга мөмкин.
“Без мондый хәлләрне булдырмый калырга тиеш, боларга киртә куярга кирәк. Безнең уенчылар тотырыклы, һәм ят схемалар кулланучылар белән эш итүдән читләшергә кирәк. Кешеләр үз көчләре белән башкарылган схемаларда акча эшли алырга тиеш. Төзелеш комплексы ят схемалар белән зарарланган, болар бар да бер көнлек компанияләр, һәм безнең төп таләбебез – төзелеш эшләрен һәркемгә ачык булган субподрядчылар белән һәм мөмкин кадәр үз көчебез белән башкару”, - дип азсызыклады республика башлыгы.
Р.Миңнеханов торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүче оешмалар магълүматының ачык булуы зарурлыгына аерым тукталды. “Бу кешеләр башкалар акчасыннан файдалана алмасын өчен дә кирәк. Бер кем дә бер кая да китә алмаячак. Без барыбер мәгълуматның ачык булуына ирешәчәкбез”, - дип белдерде ТР Президенты.
Аның әйтүенчә торак-коммуналь хуҗалык проблемаларына бик җидти игътибар бирергә кирәк. “Бу бүген дә, иртәгә дә безгә тәнкыйть белдерә торган тармак булып калачак, анда намуслы кешеләр эшли башламыйча – бернинди дә тәртип булмаячак”, - дип сүзен йомгаклады Р.Миңнеханов.
Төп нотык белән Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин чыгыш ясады. Аның белдерүенчә, бүген 811 йортның 103енә әлегә кадәр проект-смета документациясе юк.
Дәүләт торак инспекциясе белешмәләренә караганда, эш 314 йортта - 36 муниципаль берәмлектә башланган. Бүгенге көнгә 2013 ел программасы финансланмаган әле, чөнки ТКХ фондына финанс ярдәме лимитлары җиткерелмәгән, республика программасы расланамаган. 2013 елның 28 февраленә кадәр план буенча ГИСУ счетына 124,65 млн. сум күчерелгән, бу аена 68,5 процент тәшкил итә.
Модульле ФАПлар төзү буенча бугенге көнгә 68 мәйданчык эзерләнгән, 29 фундамент монтажланган; Апас районында ФАПны монтажлау тәмамланып килә. 300 ФАПка капиталь ремонт башланды – 25 районның 107 объектында, 27 амбулаториядә - 11 районның 13 объектында, шулардан 7 участок сырхаухәнәсе - 6 районның 6 объектында.
Мәктәпләргә капиталь ремонт 30 муниципаль берәмлекнең 84 мәктәбендә башланды.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз