Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Менделеев районында 2012 елга нәтиҗә ясадылар
2013 елның 4 марты, дүшәмбе
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков ТРның Менделеев районында булды. Ул район Советы сессиясендә катнашты, анда узган елга нәтиҗә ясалды.
ТР Премьер-министры сәфәрен район үзәк хастаханәсеннән башлады, анда кабул итү-диагностика һәм хирургия бүлекләрендә, реанимация һәм операция блокларында капиталь ремонт барышы белән танышты. “Биредә эшләр яхшы башкарылган, бу кешеләргә хезмәт күрсәтү сыйфатына йогынты ясаячак”, - дип билгеләп үтте И.Халиков.
Аннары ТР Менделеев муниципаль районы Советы сессиясе булды.
Менделеев районы башлыгы Игорь Привалов үз докладында 2012 елда районның социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре һәм 2013 елга куелган бурычлар хакында сөйләде. “2012 ел – икътисади үсеш елы булды, барлык күрсәткечләр буенча фаразланган унышларга ирешелде. Сәнәгать үсеше, инвестицион үсеш дәрәҗәсе, хезмәт хакы арту уңай факторлар булып тора”, - дип ассызыклады ул.
Район башлыгы кадрлар җитмәү проблемасына игътибарны юнәлтте. Менделеев районы территорисендә 122 нче һөнәр училищесы эшли, ул 2013 елның гыйнварыннан Түбән Кама нефть химиясе һәм нефть эшкәртү техникумы филиалы булды. Училищеда кадрлар әзерләү системасының өстенлеге Карпов исемендәге химия заводы, “Менделеевазот”ның җитештерү мәйданчыкларын файдалана алудан гыйбарәт. Студентлар анда практика узгач эшкә дә урнаша ала. Игорь Привалов республика Хөкүмәте җитәкчесенә училищеның уку базасын киңәйтүдә һәм студентлар өчен тулай торак төзүдә ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итте.
“Район “Төп капиталга инвестицияләр” күрсәткече буенча 2012 елда муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисади үсеше рейтингында беренче урынны били. Бу күрсәткеч республикадагы уртача күрсәткечләрдән 15 тапкыр югары. Бу район халкы өчен генә түгел, гомумән, республика өчен дә киләчәккә ышаныч уята”, - дип ассызыклады ТР Премьер-министры.
Шулай ук Хөкүмәт җитәкчесе Татарстанлыларның, шул исәптән Менделеев райны халкының да тормыш дәрәҗәсен күтәрергә максатчан программаларны гамәлгә ашыру мөмкинлек бирә, дип белдерде. “Татарстанда 20 елга беренче тапкыр туучылар саны арткан. Яшьләргә дәүләт ярдәме булгач, алар курыкмыйча бала таба. Менделеев районында да үлүчеләр саны 10 процентка кимегән. Димәк, сәламәтлек саклау, мәгариф өлкәсенә, яңа мәдәният һәм спорт объектлары төзелешенә сарыф ителгән дәүләт акчасы халыкка уңайлыклар тудырырга ярдәм иткән”, - дип ассызыклады ул.
Илдар Халиков билгеләп үткәнчә, узган ел һава шартлары начар булу сәбәпле, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре күрсәткечләренә тискәре йогынты ясады. Менделеев районы хезмәтчәннәре алдынгылар рәтендә булмаса да, гаилә фермалары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар саны арттырылган. Бу эшне дәвам итү зарури. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән авыл хуҗалыгын нәтиҗәле алып бару, тармакның табышлылыгын күтәрү, язгы кыр эшләренә вакытында әзерләнүнең яңа формаларын табарга кирәк. Чәчү эшләренә әзерләнмичә, хуҗалыкларны минераль ашламалар белән тәэмин итүдән нәтиҗә булмаячак.
Республика Премьер-министры сүзләренә караганда, район торакларны һәм социаль объектларны капиталь ремонтлау, социаль ипотека, ветераннарны торак белән тәэмин итү, авария хәлендәге йортлардан күчерү программаларын уңышлы гамәлгә ашыра. Менделеев районында күпкатлы йортларны ремонтлауга 37 миллион сум сарыф ителгән, 179 ветеран яңа фатир алган.
ТР Премьер-министры мәгълүматлаштыруны үстерүгә игътибар юнәлтүне сорады. “Электрон рәвештә дәүләт хезмәтләрен актив куллану авыл халкы өчен бигрәк тә мөһим. Кешеләрне һәр белешмә өчен шәһәргә йөрүдән, түрәләр бүлмәсе янында чиратта торудан азат итү зарур”, - диде ул.
Аннары Илдар Халиков юл комплексы мәсьәләсенә тукталды. Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча кече торак пунктларга асфальт җәю программасы эшләнелә дип сөйләде. “2013 елда Менделеев районы юлларны ремонтлауга һәм төзүгә 106,2 милилон сум акча алачак”, - дип белдерде ул.
Илдар Халиков чыгышы ахырында районның узган елда ирешкән уңышлары өчен җитәкчелеккә, депутатларга, предприятиеләр, оешмалар һәм учреждениеләр җитәкчеләренә һәм халыкка рәхмәт белдерде, районның алдынгы хезмәтчәннәренә дәүләт бүләкләре тапшырды.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз