Татарстан Республикасы Президенты Зәй муниципаль районы Советы утырышында катнашты.

2013 елның 4 марты, дүшәмбе
2012 елның йомгаклары һәм 2013 елга бурычлар турында сүз барды бүгенге Зәй  муниципаль районы Советы утырышында. Сессия барышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.  
Район башлыгы Татьяна Воропаева сүзләренчә, 2012 ел Зәй районы өчен уңышлы булды.Җитештерелгән һәм озатылган продукция күләме ел дәвамында 25 % ка арткан. Бу күрсәткеч буенча район республикада алтынчы урында. Тулаем территориаль продукт 29 млрд. сумм тәшкил итә һәм  21% ка арткан. Тулаем территориаль продукты структурасында энергетика өлеше - 45%, эшкәртү сәнәгате - 38 %, башка өлкәләр – 17%.

Икътисад үзәге булып Зәй ГРЭСы кала.  2012 ел дәвамында Генерацияләү компаниясеЗәй ГРЭСы филиалының акча әйләнеше - 13,3 млрд. сум. Соңгы биш елда Татарстан электроэнергиясенең өчтән бер өлешен җитештерүче предприятиене модернизациләү һәм яңадан коралландыруга инвестицияләр күләме бермә-бер артты һәм 1,8 млрд. сум тәшкил итте.

Сәнәгать җитештерү индексы район буенча 107,2 % тигез. Күләмнәр үсешенең дүрттән бер өлеше кече һәм урта бизнес предприятиеләренә туры килә.  Бу өлкәдә 4 меңнән артык кеше эшли. Гомумән әлеге сегмент өлеше үсә бара һәм  Зәй районының тулаем территориаль продукты структурасында 25 % тәшкил итә. Димәк, финанс өлеше дә үсә - бюджетның һәр бишенче сумы кече һәм урта бизнестан.

Гомуми күләм үсеше райондагы уртача эш хакын да 15 % ка арттырырга ярдәм итте, һәм ул 19,6меңсумга җитте.

Татьяна Воропаева әйтүенчә, сәнәгать өлкәсендә төп бурыч - 2013 елда сәнәгать җитештерү үсешен 7 %ка арттыру һәм эш хакы үсешенең темпларын тизләтү.
 
 
2012 елда авыл хуҗалыгы өлкәсендә Зәй районында  1,6млрд. сумлык тулаем продукция җитештерелгән. Терлекчелек һәм игенчелек күрсәткечләре аркасында эш хакын арттыруга мөмкинлек булды һәм ул 12 мең сумга җитте.  Районда 105 мең тонна бөртекле ашлык җыелган, уртача уңышлылык – гектарыннан 27 центнер. 


Төзелеш эшчәнлеген алып баручы оешмалар башкарган эш күләме 2012 елда3,47 млрд. сум булды. Ел дәвамында 25 мең кв. м. мәйданда фатыйр тапшырылган.

Зәй районының икътисадый үсеш темпларын тиешле дәрәҗәдә тәэмин итү өчен инвестицияләр җәлеп итү кирәк, дип ассызыклады Татьяна Воропаева. Үткән елның проектлары арасында «Заинский мясокомбинат» ҖЧҖ ачылуны әйтеп үтәргә кирәк. Кыска вакыт эчендә бөтен җитештерү биналары төзекләндерелгән, яңа заманча коралландырылган. 65 млн. сум акча кертелгән. 45 эш урыны тәэмин ителгән. Җәйгә тагын бер предприятие ачу планлаштырылган - «Заинскнефтепереработка» ҖЧҖ. Предприятие икенчел майларны, нефтехимия сәнәгате калдыкларын эшкәртәчәк, экологик программаларны башкарачак. 50 кешелек эш урыны була. Модернизацияләүдән соң«Гидромонтаж» фирмасының металлоконструкцияләр заводы эшли башлады. Былтыр барысы 5 мең тонна куләмлек металлоконструкция җитештерелгән.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сессиядәге чыгышында Зәй районында халык белән эш яхшы башкарылганын ассызыклады.“Хакимият ачык булырга тиеш һәм бу эшне Зәй районнынан башлап бөтен территорияләрдә башлап җибәрергә кирәк” - дип саный Р.Миңнеханов.

Ул шулай ук Татарстан Республикасының 2012 елда социаль-икътисадый үсеше турында сөйләде. Республикада авыл хуҗалыгы үсеше турында сөйләгәндә Татарстан Президенты Россиянең ВТО га керүенә бәйле рәвештә барлыкка килгән кыенлыкларга тукталды. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, җирле авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләрнең конкурент өстенлеге экологик һәм сыйфатлы товар җитештерүдән торырга тиеш.  ТР Президенты Татарстан җитәкчелегенең кече авыл хуҗалыгы төзелмәләренең үз продукциясен сату өчен мәйданчыклар булдыруга зур игътибар бирүен белдерде. Мәсәлән, Казанда 50 мең кв. м. агропромпарк төзелде. “Мондый мәйданчыклар сәнәгать үзәкләрендә булырга тиеш, һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре анда үзләренең сыйфатлы продукциясен халыкка сата алырга тиеш", - диде Р. Миңнеханов. “Күп юнәлешләр буенча тулаем республика - Россия лидеры, ышанам ки, бу темп киләчәктә дә сакланып калачак. Һәм бу эштә һәр территориянең роле бик мөһим, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов Зәй районы кешеләренә мөрәҗәгать итеп. – район җитәкчелегенә, депутат корпусына уртак эшләре өчен рәхмәт белдерәсем һәм бүген без куйган бурычларның киләчәктә үтәләсенә өмет белдерәсем килә”. 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International