Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов Фикрәт Табиевны 85 яшьлеге белән котлады
2013 елның 4 марты, дүшәмбе
Бүген Мәсәкүдә, ТР ның РФ дәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Фикрәт Табиевны 85 яшьлеге белән котлады. Ул 19 ел КПСС Татарстан өлкә комитетын җитәкләгән, Советлар Союзының Әфганстандагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе булган.
Рөстәм Миңнеханов Фикрәт Әхмәтҗан улы Табиевка Татарстанның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткәне өчен Татарстан республикасы Президенты Рәхмәт хаты тапшырылды. Республика җитәкчесе котлавында: “Бу истәлекле дата – сезгә тирәнтен хөрмәт һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәтегез, Татарстан үсеше өчен зур өлеш керткән өчен рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итү мөмкинлеге дә. Сез язмышны хәл итә торган дәүләт карарлары кабул итә һәм аларны тормышка ашыра белүче талантлы, көчле җитәкче буларак республика тарихына кердегез. Сез башкарган эшләр бүген Татарстан республикасына илнең нык һәм тотрыклы төбәкләренең берсе булырга һәм гомумроссия модернизациясендә ныклы хәрәкәт итәргә мөмкинлек бирә. Сезнең эшкә сәләтле булуыгыз, киң кырлы фикерләвегез, киләчәкне тоемлавыгыз яңа җитәкчеләр өчен үрнәк булып тора. Сезгә чын күңелдән озын гомер, сәламәтлек һәм иминлек телим”, диелгән.
Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә юбилярны котлап Мәскәүгә телеграмма җибәрде, дип хәбәр итә ТР ның РФ дәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге.
Фикрәт Табиевны шулай ук ТР ның РФ дәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, “Татнефть” ААҖ генераль директоры ШәфәгатьТәхаутдинов, армия генералы Мәхмүт Гәрәев, Россия медицина фәннәре академиясе, Россия Фәннәр академиясе академигы Ренат Акчурин, юбилярның хезмәттәшләре һәм тарафдарлары, гаиләсе котлады.
«Татар-Информ» ИА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз