Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия Федерациясендә металл эшкәртүче җайланмалар җитештерүләрен булдыру шартлары һәм перспективалары» Халыкара инвестиция форумы эшендә катнашты (Мәскәү, “Станкин” МГТУ).
Форумда шулай ук Россия Федерациясенең Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Россия Федерациясе субъектлары вәкилләре (Свердловск һәм Ульяновск өлкәләре), 40 тан артык алдынгы чит ил төзү предприятиеләре (Германия, Чехия, Швейцария, Италия, Австрия, Япония), биш милли тармак берлекләре (Немец машина төзелеше предприятиеләре берлеге, Италия станоклар, роботлар, автоматлаштыру системасын һәм өстәмә продукция җитештерүчеләрнең ассоциациясе, Швейцария машина төзелеш, электротехника һәм металлургия сәнәгате һәм аңа бәйле технология юнәлешле тармаклар берләшмәсе, Япония станок төзелеше ассоциациясе, Чехия машина төзөзелеше берләшмәсе) катнаштылар.
Татарстан Республикасы ягыннан форумда КНИТУ-КАИ, «КНИАТ» ЯАҖ, «Алабуга» махсус икътисадый зонасы катнаштылар.
Чараны оештыручылар – Россия Федерациясенең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Свердловск өлкәсе Хөкүмәте, Ульяновск өлкәсе Хөкүмәте. Форум модераторы – «Станкин» МГТУ.
Форум максаты – чит ил алдынгы станок төзелеше предприятиеләренә Россия металл эшкәртүче предприятиеләр базары үсеше перспективалары турында һәм потенциаль Россия партнерлары турында – эре җитештерү һәм металл эшкәртү җайланмаларын кулланучылар турында хәбәр итү.
Форумда катнашучылар Россия һәм чит ил инвесторларына дәүләт ярдәме чаралары һәм уртак җитештерүне оештыру перспективалары турында әңгәмә кордылар.
Чара барышында Россия территориясендә уртак металл эшкәртү җайланмаларын җитештерүне оештыру һәм эшчәнлегенә ярдәм итү турында берничә халыкара килешүгә имза салынды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ростов, Свердловск һәм Ульяновск өлкәләре Хөкүмәтләре җитәкчеләре белән берлектә Российскя Федерацисе субъектларында (Татарстан Республикасы, Ростов, Свердловск һәм Ульяновск өлкәләре) металл эшкәртү технологияләреннең региональ кластерларын оештыру буенча Ниятләр турындагы беркетмәгә имза салдылар.
ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һәм и «Джошкуноз Метал Форм» компаниясенең генераль директоры Шукрю Тетик ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм «Coskunoz Metalform» компаниясе арасында пресслау һәм штамплау җайланмалары җитештерүне оештыру буенча Ниятләр турындагы беркетмәгә имза салдылар.
Равил Зарипов Татарстан Республикасында чит ил һәм Россия инвесторлары өчен законнар базасы формалашканын, кирәкле инфраструктура оештырылганын, салым льготалары, кадрлар потенциалы барлыгын искәртте. «Федераль хакимият ярдәме булса, һәм беренче чиратта Россия Федерациясенең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәме булса, республиканың сәнәгать предприятиеләре җитештерүне модернизацияләү программаларын җитәрлек федераль ресурсларны җәлеп итеп башкара алалар», - диде Равил Зарипов.