Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хатын-кызларны 8 Март бәйрәме белән котлады

2013 елның 8 марты, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыкара хатын-кызлар көне 8 Март бәйрәме белән котлады.  

"Сезне язның сөекле һәм сөйкемле тәүге бәйрәме – 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм! Үзе тудырган иң югары камиллек үрнәге буларак, хатын-кызга бу көнне хәтта табигать тә сокланып туймыйдыр кебек. Хатын-кыз – ул үзе тулы бер дөнья,  сөю-наз да, гүзәллек һәм нечкә хисләр дә, иң кадерле, иң якын кешеләрен туктаусыз кайгырту да, ананың йөрәк парәсенә булган чиксез мәхәббәте дә – барысына да урын җитә монда.   

“Әни” – һәрберебез өчен изге сүз. Хатын-кызга ана булу бәхете бирелгән. Балаларыбыз, ә аннары оныкларыбыз аша безнең, тулаем бөтен кешелекнең нәсел  тамырлары мәңгелеккә барып тоташа, туган телгә, туган җиргә, Ватанга мәхәббәт ана сөте белән сеңә. Йомшак күңелегез, безне даими  кайгыртуыгыз, йөрәк җылыгызны бирүегез өчен без сезгә ихлас күңелдән рәхмәтлебез!  

Сугыш чорын кичкән батыр йөрәкле хатын-кызларыбыз тирән хөрмәткә, чиксез олылауга лаек. Ирләр белән иңгә-иң торып, сез Бөек Ватан сугышы фронтларында каһарманнарча көрәштегез,  үзегезне аямыйча тылда – заводларда, колхоз кырларында эшләдегез, дошман хәрабә хәленә китергән илебезне күтәрдегез. Сез кылган батырлык өчен кайнар рәхмәт хисләре безнең йөрәкләребездә мәңге сүнмәс!  

Вакыт уза, буыннар алмашына – гүзәл затлар бүген гаиләдәге гореф-гадәтләрне күз карасыдай саклый, аларга  кабатланмас шәхси сыйфатлар да, эшлеклелек тә хас.  Бөтен илебездәге кебек үк, республикабызда аларга шәхси, һөнәри һәм иҗади үсеш өчен кирәкле бөтен шартлар бар. 

Хатын-кызларыбыз төрле өлкәләрдә хезмәт куя, җәмәгать тормышында актив катнаша. Кайда гына булмасын, алар һәрчак эшкә җаваплы карау, инициатива  һәм һөнәри осталык үрнәге булып тора.

Тагын берничә айдан Татарстан башкаласында илебезнең һәм дөньяның спорт тарихында яңа сәхифә –  XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы  узачак.  Җиңүләре белән туган республикабызны данлаган спортчы  кызларыбызга без зур өметләр баглыйбыз. Алар сынатмас дип чын күңелдән  ышанам.

Сез, кадерле хатын-кызлар – Татарстаныбыз хәзинәсе,  безнең горурлыгыбыз, иңнәребезгә канатлар куючы, илһам бирүче нәзакәтле һәм ягымлы затларыбыз.   Яз сулышы, кояш нурлары алып килә торган ямьле  8 Март бәйрәме сезгә иксез-чиксез бәхет-сөенечләр бүләк итсен, якыннарыгызның, кадерлеләрегезнең җан җылысын, кайгыртуын, яратуын һәрчак тоеп яшәгез!

Сезгә тыныч тормыш, исәнлек-саулык, мәхәббәт һәм иминлек  телим!

Татарстан Республикасы Президенты  Р.Н. Миңнеханов".

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International