Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Россиядә торакны сафка бастыру буенча лидер булды
2013 елның 9 марты, шимбә
Бүгенгә Татарстанда 595,3 мең кв.м торак сафка бастырылган, бу - еллык биремнең 25 процентын тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт Йортында үткән киңәшмәдә төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды, анда шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Дәүләт статистикасы федераль хезмәте (РОССТАТ) 2013 нче елның гыйнварына торакны сафка бастыру буенча нәтиҗәләр ясаган. ТР 381,1 мең кв.м күләме белән РФ һәм Идел буе федераль округында торакны сафка бастыру буенча 1 нче урын яулаган.
Социаль ипотека программасы буенча 127,3 мең кв.м мәйданлы 2247 фатирлы 25 йорт сафка бастырылган.
Бүген 99 күп фатирлы инвестицион торак йортларның 60 йорты югары әзерлек дәрәҗәсендә, 16 - уртача, 23 йорт - түбән дәрәҗәдә.
Аз катлы төзелеш, индивидуаль торак төзелеше өлкәсендә республика буенча 6893 объектның 1538 йорты югары әзерлек дәрәҗәсендә.
Тузган торакны бетерү программасына килгәндә, республикада 427 мең кв.метрдан артыграк төзелеш эшләре таләп ителә. Бу ихтыяҗдан чыгып, Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм итү фонды тарафыннан финанс ярдәме лимитлары билгеләнгән. 2013 нче елга лимит 1 млрд. 461 млн. сум, 2014 нче елга 1 млрд. 458 млн. сум, 2015 нче елга 509 млн. сум булачак. 2013-2015 нче елларга фондка финанс ярдәме 3 млрд. 429 млн. сум тәшкил итәчәк.
ТР Министрлар Кабинеты йөкләмәсе нигезендә 2013 нче елга "Авыл клублары" программасы расланган, ул үз эченә 46 объектны ала.
И. Фәйзуллин хәбәр итүенә, бүгенгә 40 объектта эш оештырылган, шул исәптән, 10 объектта әзерлек эшләре бара, 20 объектта фундамент салына, 8 объектта диварларга кирпеч өелә, 1 объектта диварлар төзелеп беткән, фермалар җыю буенча әзерлек эшләре бара, 1 объектта түбә яба башлаганнар.
"Татар-информ" ИА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз