Авыл хуҗалыгы, кече һәм урта бизнес, туризм – үсешләренә Кама Тамагы районы икътисадының иң күп потенциалы салынган тармаклар. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2012 ел йомгаклары һәм 2013 елга бурычлар турында район Советы утырышы барышында белдерде.
Совет утырышы башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов Куйбышев затоны поселкындагы яңа микрорайонда булды. 98 дән 106 кв.метрга хәҗле 43 индивидуаль йорт ерак түгел төзелүче "Фоника-гипс" ҖЧҖ яңа гипс заводына чакырылган белгечләр өчен социаль ипотека программасы буенча төзелгән. Бүген яңа өйләргә күчүчеләргә беренче 18 йорттан ачкыч тапшырылды.
Заводның генераль директоры Миндил Шәмсетдинов хәбәр итүенчә, җирле гипстан төзелеш һәм бизәү-сылау материаллары чыгару буенча иң заманча предприятиегә белгечләр бөтен Россиядән чакырыла һәм алар өчен уңай шартлар тудырылырга тиеш. Яңа йортларда барлык инженер инфраструктурасы- канализация һәм телефонга кадәр бар.
Яңа өйләргә күчүчеләрне сәламләп, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кама Тамагы районында күп кенә социаль мәсьәләләр хәл ителә дип билгеләп үтте. "Иң мөһиме эре инвестор барлыкка килде, ул 400 яңа эш урыны булдырды, димәк, монда киләчәк үсеш өчен перспектива бар, мин ышанам, Куйбышев затонында потенциал бар һәм һәрвакыт булды һәм гамәлгә ашырылачак дип ышанам", - диде Татарстан Республикасы Президенты.
Районның мәдәният йортында Рөстәм Миңнехановка район хуҗалыклары продукциясе күргәзмәсе тәкъдим ителде, шуннан соң Татарстан Президенты район Советының йомгаклау сессиясендә катнашты.
Кама Тамагы районы башлыгы Зөфәр Гарәфиев үзенең нотыгында 2012 елда социаль-икътисадый үсеш турында хәбәр итте. Аның сүзләренчә, район икътисады шактый уңышлы үскән.
Районның сәнәгать продукциясенең 60%ы үткән ел Кама Тамагы гипс руднигына туры килә. Шуның белән бергә 2013 ел уртасында "Фоника-гипс" заводында эшләтеп җибәрелгән җитештерү райондагы иң эре предприятиегә әверелә. Җитештерүне булдыруга инвестицияләр 5 млрд. сум тәшкил итә, продукция чыгару күләме елына 2,2 млрд. сумнан артып китәчәк. Район бюджетына предприятиедән 50 млн. сумга кадәр салым керәчәк - бу муниципалитет керемнәренең өчтән бере.
2013 елның 1 гыйнварына Кама Тамагы районында 304 кече һәм урта эшкуарлык субъекты теркәлгән, анда меңләгән кеше эшли.
Шулай ук район башлыгы зур туризм потенциалын билгеләп үтте. Кыш көне көн саен балыкка 2 меңгә кадәр кеше килә, тау куышлары да туристларны җәлеп итә.
2012 елда Кама Тамагы районында 9,7 мең квадрат метр торак гамәлгә кертелгән. 7 км яңа юл салынган һәм 9 кмдан артыгына ремонт ясалган, барлыгы юллар төзелешенә 200 млн. сум кертелгән.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында беренче чиратта "Фоника-гипс" компанииясе масштаблы проектын билгеләп үтте. "5 миллиард сум – бу зур инвестиция проекты, ул район үсешенә нык этәргеч булачак. Иң мөһиме, бер үк вакытта инвестор тарафыннан социаль мәсьәләләр дә хәл ителәчәк", - дип ассызыклады Р.Н.Миңнеханов.
Ул 2012 елда Татарстанның социаль-икътисадый үсеше турында сөйләде. Агросәнәгать комплексы турында сөйләгәндә, Татарстан Республикасы Президенты үткән елның иң уңышлы нәтиҗәләрен искә алды. Авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 147 млрд. сум тәшкил итте, план буенча ул 170-180 млрд. сум булырга тиеш булса да, 5 млн. тонна бөртекле ашлык урынына бары тик 3 млн. тонна җыелган.
Россиянең ВТОга керү шартларында, Рөстәм Миңнеханов белдерүенчә , авыл хуҗалыгы җитештерүе нәтиҗәле булырга тиеш, шулай ук базарларга продукцияне җиткерү өчен дә күп көч куярга кирәк.
"Авылның социаль мәсьәләләрен хәл итүдән тыш, авылда бизнесны ничек үстерү турында да уйланырга кирәк ", - дип саный ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә , Кама Тамагы районы Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү программасы мөмкинлеген тулысынча файдаланмаган. 343 ветеранның өчтән бере генә яңа торак алган, калганнары субсидияләрне икенчел базарда туздырган. Шул ук вакытта районда "Чиста су" программасы нәтиҗәле гамәлгә ашырылган.
Кама Тамагы районы өчен иң өстенлекле юнәлешләрнең берсе, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, авыл хуҗалыгы булып кала бирә. "Сездә табыш өлеше сөрүлек җирләр мәйданыннан ике мәртәбәгә ким, - дип белдерде ТР Президенты. – Районның потенциалы бик зур булса да".
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, районда кече һәм урта бизнес, туризм үсешенә зур игътибар бирергә кирәк.
"Тулаем республика да, район да яхшы эшләде. Резервлар бик күп әле, эшлисе дә эшлисе, - дип белдерде Татарстан Президенты, үз чыгышын йомгаклап. – Халыкның тормыш эшчәнлеге өчен шартлар тудырырга кирәк ".
Рөстәм Миңнеханов районның уңган хезмәтчәннәренә бүләкләр тапшырды, шулай ук Кама Тамагы районы белән Казан (Идел буе) федераль университетында арасында хезмәттәшлек турында шартнамәгә имза салуда катнашты.