Рөстәм Миңнеханов: киләчәк инженер образын мәктәп эскәмиясеннән формалаштырырга кирәк

2013 елның 11 марты, дүшәмбе

Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетының (КНИТУ-КАИ) профессор-укытучылар составы белән очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов киләчәк инженер образын мәктәп эскәмиясеннән формалаштырырга кирәк дип игълан итте. Очрашу КНИТУ-КАИ 1нче уку бинасындагы актлар залында узды. Чарада КНИТУ-КАИ ректоры вазыйфаларын башкаручы Альберт Гыйлметдинов, ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы эре предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

КНИТУ-КАИ Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Казан милли тикшеренү  технология университеты белән беррәттән республиканың алдынгы югары уку йорты, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Мәгариф өлкәсендә әлеге өч югары уку йорты безнең локоматив булып тора, дип әйтте ТР Президенты. Аның сүзләренчә, бүген инженер белгечлеген сайлаганнарның белем дәрәҗәсе югары булырга тиеш, димәк, укыту да югары дәрәҗәдә булыра тиеш.  Киләчәк инженерларга үзенчәлекле мөнәсәбәт булырга тиеш, дип саный Татарстан Президенты, мондый мөнәсәбәтне формалаштыруны мәктәптән үк башларга кирәк.

Бүген Татарстан икътисадында ике “үсү ноктасы”, диде Рөстәм Миңнеханов, ул да булса - нефтехимия һәм нефть эшкәртү, машина төзелеше. Әлеге тармакларга югары квалификацияле белгечләр кирәк. Республика студентлары дөнья белем бирү системаларына интеграция булсын өчен профессиональ белемне безнең илнең һәм чит илнең иң яхшы югары уку йортларында алырга тиешләр. 

Татарстан Республикасы җитәкчелегечиттән карап торучы түгел, без югары уку йортының киләчәк үсешендә ярдәмчеләр, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов КНИТУ-КАИ коллективына. Үз чиратында Татарстан Президенты уку йортының мәнфәгатьләрен бөтен тармакларда да якларга әзер диде, эре сәнәгать предприятиеләре тармагында да.

Очрашу барышында КНИТУ-КАИ ректоры вазыйфаларын башкаручы Альберт Гыйлметдинов 2013-2015 елларда һәм перспективага югары уку йортының программасын тәкъдим итте. Ул шулай ук бүген уку йорты составына 8 институт, 82 кафедра, 57 фәнни-тикшеренү лабораторияләре, 9 филиал һәм башкалар керә. КНИТУ-КАИда 17,8 мең студент укый.

Альберт Гыйлметдинов әйтүенчә, бүген югары уку йорты составына Казан авиация-техника колледжы һәм 123нче лицей кертү турында сөйләшүләр алып барылды. Шуннан КНИТУ-КАИ ректоры вазыйфаларын башкаручы дүрт яңа проект башкарылуы турында сәйләде. Шулар арасында Герман-Россия яңа технологияләр институтын (ГРИНТ) оештыру, проектка DAAD (Германия академик алмашу хезмәте)  һәм Россия Хөкүмәте ярдәм итә ала. Альберт Гыйлметдинов сүзләренчә, апрель аенда Ганноверда әлеге проектны башлау турында килешүгә кул куелачак. КНИТУ-КАИның икенче пректыИкътисад югары мәктәбе белән (ВШЭ, Мәскәү) берлектә Инновацион бизнес югары мәктәбен ачу (ВШИБ). Өченче проект булып КНИТУ-КАИда Европа җәйге мәктәбенең филиалын ачу күздә тотыла. Альберт Гыйлметдинов тәкъдим иткән соңгы проект – «КАИ-парк» технология паркы булдыру, анда уку йортының бөтен станоклар паркы урнашачак. Аның әйтүенчә, бу  - Станок төзү үзәген булдыруның (Лазер сәнәгать технологияләре үзәген дә кертеп) беренче этабы. «КАИ-парк» базасында авиатөзелеш өлкәсе белгечләрен әзерләү һәм яңадан әзерләү мөмкинлеге булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International