Татарстанда пандемия вакытында ЕСИАда исәпкә алуны раслау, Росреестр хезмәтләре һәм балаларга социаль түләүләр иң күп кулланылган хезмәт күрсәтүләрдән була. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күп функцияле үзәге директоры Ленара Мозаффарова хәбәр итте.
Брифинг республиканың барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
“Пандемия вакытында без ТР Сәламәтлек саклау министрлыгыннан кала иң кирәкле үзәк булдык. Кайбер көннәрне күп функцияле үзәк офисларына 17,5 мең кеше керде”, - диде Ленара Мозаффарова.
2019 елда һәм 2020 елның 1нче кварталында ЕСИА хезмәтләре буенча айга 16 мең мөрәҗәгать булса, пандемия чорында мөрәҗәгатьләр саны айга 40 меңгә кадәр артты.
2015 елда күп функцияле үзәк бюджетка 605 млн сум күчергән булса, 2016 елда – 596 млн сум. Узган ел 580 млн сум җыелган булса, агымдагы елның 10 ае өчен – 400 млн сум җыелган.
“Без фаразлаганча, быел без бюджетка 500 млн сум күчерәчәкбез. Беренчедән, бу пандемия белән бәйле, икенчедән, электрон хезмәтләрдән файдалана белүчеләр күп функцияле үзәккә килмәскә тырыша”, - дип ассызыклады спикер.
Күп функцияле үзәк белгечләре быел июньнән башлап, мөрәҗәгать итүчеләрнең үсешен күзәтте. Хәзер Татарстанда һәр көнне гражданнарны 59 үзәктә “Минем документлар” офисында барлык районнарда кабул итү дәвам итә. Бүгенге көндә һәр көнне уртача 15 мең кеше мәрәҗәгать итә.