Рөстәм Миңнеханов: Татарстанга визит кысаларында Казахстаннан килгән коллегаларыбыз республиканың төрле тармакларындагы казанышларыбыз белән таныша алалар

2013 елның 12 марты, сишәмбе

Казахстан Республикасының Көнбатыш Казахстан Акиме Нурлан Әскәр улы Ногаев һәм Казахстанның Россия Федерациясендә Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле илчесе Галым Избасар улы Оразбаков җитәкчелегендәге зур делегациясе бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты.
Очрашу Татарстан Президентының Казан Кремлендәге резиденциясендә узды.

Исегезгә төшерәбез, Казахстан Республикасы делегациясе Казанда өч көнлек (2013 елның 11-13 марты) эш визиты башкара. Татарстан башкаласында булу кысаларында Татарстан һәм Көнбатыш Казахстан эшлекле даирәләре катнашында бизнес-форум узачак, анда Татарстан Республикасының һәм Көнбатыш Казахстан өлкәсенең инвестиция потенциалы (югары технологияләр өлкәсендә технопарк - ИТ-парк, Петербург ур.) турында сүз барачак.

Рөстәм Миңнеханов Нурлан Ногаев һәм Галым Оразбаков белән эш кабинетында очрашты, аннары сөйләшүләр алып бару залында киңәйтелгән состав белән очрашу булды.
“Без Сезне Татарстан Республикасы җирендә шатланып сәламлибез , - диде Рөстәм Миңнеханов, Көнбатыш Казахстан өлкәсенең делегацииясе әгъзаларына мөрәҗәгать итеп. – Без, Россия регионы буларак, Казахстан белән Россия арасындагы, шулай ук илләребез җитәкчеләре арасындагы багланышларны югары бәялибез. Бүген Россия, Казахстан һәм Белоруссия – бердәм икътисадый киңлекләр, Россия белән Казахстан регионнарына да тәҗрибә уртаклашу, товар әйләнешен арттыру, яңа предприятиеләр булдыру өлешендә эшне активлаштырырга кирәк”.

Татарстан Республикасы Президенты Татарстанга визит кысаларында Казахстаннан килгән коллегаларыбыз республиканың төрле тармакларындагы казанышларыбызны күрә һәм алар белән таныша алырлар дип ышаныч белдерде, шул исәптән бу кече һәм урта бизнес өчен инфраструктура булдыру, инновацион мәйданчыклар эше, нанотехнологияләрне һәм ИТ-юнәлешне үстерү.

Очрашу барышында Көнбатыш Казахстан өлкәсендә узачак Сабантуйга чакыруны Татарстан ягы бик хуплап каршы алды. Рөстәм Миңнеханов әлеге бәйрәмдә катнашырга сүз бирде һәм безнең яктан иҗади коллективлар алып барачагын әйтте.

Үз чиратында, Көнбатыш Казахстан Акиме Нурлан Әскәр улы Ногаев кунакчыллыклары өчен Татарстан ягына рәхмәтен белдерде һәм бу визитның миграцион процессларны тирәнәйтү, бизнесны һәм гамәлдәге багланышларны киңәйтү кысаларында Казахстан Президенты кушуы буенча гамәлгә ашырылуын искә төшерде.

"Без тәҗрибә уртаклашырга, потенциаль мөмкинлекләребезне билгеләргә килдек , - диде ул. – Безнең өлкә Россиянең биш өлкәсе белән чиктәш – Әстерхан, Самара, Саратов, Волгоград һәм Оренбург өлкәләре. Без – агросәнәгать регионы, атаклы казах ак башлы токымы бездән башлана, үткән гасырның 30 нчы елларыннан. Сәнәгатькә килсәк, безнең өлкәдә иң эре нефть-газ ятмалары, дөньядагы иң эре ятмаларының берсе”.

Очрашу ахырында массакүләм мәгълүмат чаралары сорауларына җавап биргәндә, Нурлан Ногаев: "Көнбатыш Казахстан делегациясе Татарстан белән урнашкан гуманитар, икътисадый һәм мәдәни багланышларны тирәнәйтү өчен килде. Нефтехимиядә һәм башка өлкәләрдә багланышлар урнашкан инде. Потенциал бар, аны без “Таможня берлеге” кысаларында куллана алабыз, һәм кирәкле эшләнмәләр бар инде”, - дип белдерде.

Рөстәм Минңеханов, журналистлар сорауларына җавап биргәндә, Казахстан – инновацион ил, һәм аның үсешен тирәнтен өйрәнергә кирәк икәнлеген искәртте. "Бүген безнең җитәкчеләр безгә җитди бурычлар билгеләделәр, - диде ул. – Без бердәм икътисадый киңлектә, һәм безгә горизонталь багланышлар булдыру мөһим, соңгы вакытта без еш аралашырга тырышабыз, эшлекле визитлар артты, шулар арасында – бизнес вәкилләре арасында. Без Казахстан белән күп яктан бәйле. Без багланышлар өчен тагын күп юнәлешләр табырбыз, дип ышанам, бу өлкәдә безнең тәҗрибә бар. Татарстан Казахстан бизнесы продукциясе өчен мәйданчык була ала. Товраларны күчерүдә проблемалар юк, әмма логистика өлкәсендә сораулар шактый, товарны кулланучы якында булырга тиеш. Бу сорауларны без шулай ук хәл итербез".

Көнбатыш Казахстан делегациясе визитлары барышында шулай ук спорт инфраструктурасы объектларын, ИТ-паркны, Казан федераль университетын, Агросәнәгать паркын һәм башкаларны карыячаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International