Зур инвестиция проектларын гамәлгә ашыруда арендага бирелә торган торак базарының үсеше мөһим санала. Бу фикерне бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков арендага бирү өчен төзелә торган торак базарын формалаштыру мәсьәләләре буенча уздырылган киңәшмә барышында җиткерде. Бу киңәшмәне Казанда РФ төбәкләр үсеше министры урынбасары Сергей Дарькин уздырды.
Сергей Дарькин сүзләренчә, бу базарда Идел буе федераль округы алда бара.” Татарстан һәм Чуаш Республикалары бу мәсьәлә белән актив шөгыльләнәләр”,- диде ул.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Стипендияләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.