Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Марат Әхмәтов: “Безгә икмәкле ел бик кирәк”
2013 елның 12 марты, сишәмбе
Быел 4 миллион тонна ашлык җыярга кирәк. Татарстанның эчке ихтыяҗы шундый. Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган матбугат конференциясендә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов 2013 елда язгы кыр эшләре кампаниясен үткәрү турында сөйләде.
М.Әхмәтов сүзләренә караганда, синоптиклар рәттән 10 коры җәй була, дип фаразлый. Аномаль эссе булган елларда ТР да тулай ашлык күләме аз булды. Авыл хуҗалыгы продукция буенча югалту 80 млрд. сум тәшкил итте. Аннары агросәнәгать комплексы предприятиеләренең запасы да бетте. Шуңа күрә икмәк запасын булдыру өчен быел 4 миллион тона ашлык җыеп алу зарури. “Безгә икмәкле ел бик кирәк”, - диде аграр ведомство җитәкчесе.
М.Әхмәтов белдергәнчә, быел чәчүлек мәйданнары узган ел дәрәҗәсендә сакланачак. 2 млн. гектарда язгы кыр эшләре башкарылачак.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры язгы чәчү үзенчәлекләренә дә тукталды. Быел минераль ашламаларга һәм ягулык-майлау материалларына бәяләр шактый артты. Элеккеге түләүләрне вакытында кайтармау сәбәпле, банктан кредит алу буенча проблемалар бар.
Әмма, уңай күренешләр дә бар, дип саный министр. Туфракта көзге дым запасы 180-200 мм тәшкил итә, ә норма -160 мм. Быелгы яз да куандыра, туфракта мөмкин кадәр күбрәк дым туплансын өчен нәкъ шундый һава шартлары кирәк.
Мондый яз ТР да 530 мең га биләүче көзге культураларга да уңай тәэсир итә. М.Әхмәтов бәяләвенчә, хәзер үсемлекләр яшы хәлдә һәм алар өчен борчылырга урын юк.
Быел орлыклар буенча проблема юк, 400 мең тонна әзерләнгән. Орлыкларның бер өлешен башка максатларга юнәлдерү мөмкин, дип белдерде М.Әхмәтов.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз