Төркия Республикасы Татарстан территориясендә предприятиеләр саны буенча беренче урында. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия тышкы икътисадый багланышлар буенча Эшлекле советының (DEIK) DEIK җитәкчесе, “Anadolu Group” холдингы директорлар Советы рәисе Тунҗай Үзилхан җитәкчелегендәге делегациясе белән очрашуда хәбәр итте.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов, эшлекле советлар утырышларын, бизнес-форумнарны уздыру күркәм гадәткә әверелде һәм, тулаем алганда, бу Россия белән Төркия, шулай ук Төркия белән, Россия Федерациясенең бер регионы буларак, Татарстан Республикасы арасында тотрыклы эшлекле багланышлар һәм үзара дус мөнәсәбәтләр урнашуны белдерә, дип билгеләп үтте.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, 2012 елда гына ул Төркиягә дүрт эшлекле визит белән барган. Моннан тыш, 2012 ел эчендә Төркия, Россия һәм шул исәптән Татарстан Республикасы эшлекле даирәләре катнашында кайбер чаралар уздырылган: 2012 елның февралендә - Казанда, майда – Стамбулда һәм октябрьдә – төрек шәһәре Бурсада.
Төркия компанияләре тарафыннан Татарстан Республикасы территориясендәге проектларга игълан ителгән инвестицияләр күләме арта бара. 2013 елның көзендә төрек капиталы катнашында “Алабуга” махсус икътисадый зонасында ике проект башлап җибәреләчәк, дип искә төшерде Рөстәм Миңнеханов . Ул төрек бизнесы вәкилләренә шулай ук “Мастер” (“Мастер” КИП) Кама индустриаль паркына, югары технологияләр өлкәсендә ИТ-паркка һәм бүтән инновацион мәйданчыкларга игътибар итәргә тәкъдим итте. Татарстан төрек бизнесы катнашында Россия базарына яңа проектлар чыгару өчен уңайлы мәйданчык булырга мөмкин, диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, бүген Төркиянең кече һәм урта эшкуарлыгына ярдәм һәм аны үстерү тәҗрибәсен өйрәнү белән кызыксыну бар.
Үз чиратында, Тунҗай Үзилхан хәбәр итүенчә, бүген күп кенә төрек эшкуарлары Татарстан Республикасы икътисадына инвестицияләр керткәннәр инде һәм Татарстан территориясендә проектларны гамәлгә ашыру эшкуарларны шактый кызыксындыра. Ул шулай ук якындагы биш елда Төркия белән Россия һәм аның регионнары арасында товар әйләнеше артачак, чөнки ике ил арасындагы хезмәттәшлек уңышлы бара дип исәпли. Ике илнең дә җитәкчеләре Владимиром Путин һәмТайип Ирдоган тарафыннан куелган бурычны гамәлгә ашыру максатларында, без Россия беләнТөркия арасындагы товар әйләнешен елына 100 млрд долларга җиткерергә планлаштырабыз, диде ул. Без товар әйләнешенең яңа секторларын табабыз, шул ук вакытта Татарстан Республикасы төрек эшкуарлары өчен иң мөһим регионнарның берсе булып кала бирә, диде Тунҗай Үзилхан.
Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы җитәкчелеге исеменә сәламләү сүзләрен шулай ук Төркия тышкы икътисадый багланышлар буенча Эшлекле советының (DEIK) делегациясенең башка әгъзалары да җиткерделәр. Чарада шулай ук Төркия Республикасының Казандагы Генераль Консулы Сабри Тунч Ангылы, Татарстан Республикасының Төркия Республикасындагы вәкаләтле вәкиле Айдар Гашигуллин, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр һәм тышкы икътисадый эшчәнлек буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов һәм башкалар катнаштылар.
Белешмә өчен:
Россия-Төркия Эшлекле Советы эшчәнлеге турында -
http://www.rtbc.ru/activity/