Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков Чаллы муниципаль берәмлек Советы утырышында катнашты
2013 елның 13 марты, чәршәмбе
Бүген Чаллы шәһәре мэриясендә муниципаль берәмлек Советының 2012 нче елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2013 нче елга бурычлар буенча 24 нче утырышы үтте. Анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. Утырышны шәһәр мэры Васыйл Шәйхразиев уздырды.
2012 нче елда шәһәр башкарма комитеты эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап белән башкарма комитет җитәкчесе Фәрхәд Латыйпов чыгыш ясады. Ул 2012 нче елда шәһәр буенча планлаштырылган макроикътисади күрсәткечләргә ирешелде, дип хәбәр итте.
Җибәрелгән товарлар күләме, план 179,5 млрд. сум булганда, 182 млрд. сум тәшкил иткән. Сәнәгать производствосы индексы 110,6 процент булган. “КАМАЗ” ААҖ 105,6 млрд. сумлык продукция эшләп чыгарган, предприятие 47208 йөк автомобиле җитештергән. 2012 нче елда товар әйләнеше 15,3 процентка үсеш белән 109,2 млрд. сум булган. 17 сәүдә предприятисе ачылган, халыкны тукландыру өлкәсе 750 урынга тулыланган.
2012 нче ел нәтиҗәләре буенча, “Мастер” Кама индустриаль паркы резидентлары кереме 32,7 млрд. сум тәшкил иткән. Төзелеш-монтажлау эшләре күләме 12 процентка арткан һәм 27,2 млрд. сум булган. 300 тыс. кв.м торак төзелгән.
Социаль ипотека программасы буенча, үзенең яшәү шартларын 1386 гаилә яхшырткан. 109 Бөек Ватан сугышы ветераны торак алган. 170 яшь гаилә яшәү шартларын яхшырткан.
Автозавод проспектына ремонт ясалган. Ике ел эчендә Орлов боҗрасыннан двигательләр заводы боҗрасына кадәрге беренче автомобиль юлына капиталь ремонт ясалган. “Мәләкәс аръягы” торак комплексы автомобиль юлы, Мәләкәс елгасы аша күпер төзелгән. Тулаем алганда, шәһәр юл инфраструтурасын төзергә якынча 700 млн. сум акча җәлеп итә алган.
Шулай ук башкарма комитет җитәкчесе хәбәр итүенчә, якын арада шәһәр экологик чиста транспорт алачак – газ метанында эшли торган 100 автобус һәм 10 трамвай вагоны.
Үткән елда эшенең нәтиҗәсе турында хисап белән шәһәр мэры Васыйл Шәйхразиев чыгыш ясады. Ул узган елның төп вакыйгалары турында сөйләде. Шулай ук шәһәр мэры билгеләп үткәнчә, шәһәрдә IT-парк ачылышы истәлекле вакыйга булган.
“Без алдыбызга куйган төп бурыч – шәһәр халкының тормыш сыйфатын яхшырту”, - дип билгеләде ул.
Быел мәктәпләрне капиталь төзекләндерү республика прорграммасы кысаларында Чаллыда тагын 4 мәктәпкә ремонт ясалачак. Чаллыда соңгы елларда, сәламәтлек саклау өлкәсен яңарту өчен, күп эш башкарылган, шәһәрдә зона үзәкләре барлыкка килгән. Ләкин чишелмәгән мәсьәләләр кала бирә. Шәһәр мэры билгеләвенчә, бу – кадрлар җитмәү, сәламәтлек салау объектларының тузган булуы.
2013 нче елда 310 мең кв.м торак, шул исәптән, социаль ипотека буенча, 75,5 мең кв.м торак төзелер, дип планлаштырыла.
“Авыл клублары” республика программасы кысаларында 71 микрорайонда күп функцияле үзәкләр төзү планлаштырылган.
Шәһәр өчен торак фондка капиталь ремонт ясау әһәмиятле мәсьәлә булып кала. Быел тагын 177 йортны төзекләндерү көтелә.
Чаллы шәһәре илдә беренчеләрдән булып, торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә дәүләт хезәмәтләре системасыннан читләште, аларны идарә компанияләренә һәм ТСЖ тапшырды.
Шәһәрдә эшмәкәрлекне үстерүгә һәм ярдәм итүгә аерым игътибар бирелә. “Без ике сәнәгать паркын төзергә планлаштырабыз, аларның гомуми мәйданы 23 га булачак. Фаразланган инвестицияләрнең күләме - 1 млрд. 400 млн. сум”, - дип билгеләде мэр.
Илдар Халиков утырышта чыгыш ясаганда, ул бүген ел нәтиҗәләре буенча 14 нче утырышта катнашуын билгеләде. “Чаллылылар, гадәттәгечә, үзләренең инициативаларын һәм активлыгын күрсәтәләр”, - диде ул.
Илдар Халиков үзенең чыгышында республика буенча ел нәтиҗәләренең төп күрсәткечләре турында сөйләде һәм Чаллының аерым ролен билгеләп үтте.“ Чаллы күп халыклы булып кала бирә, барлык проектлар тормышка ашырыла һәм ашырылачак, ләкин диверсификация ясау мөмкинлеге юлларын эзләргә кирәк”, - диде Илдар Халиков..
“Чаллыларның мәгариф, мәдәният һәм башка бик күп өлкәләрдәге конкурсларда һәм грантларда күп бүләкләр алуы шулай ук мөһим. Минем яхшы хәбәр әйтәсем килә: ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан шәһәрнең спорт объектларын – “Дельфин” бассейнын, “ Чаллы" спорткомплексын, “Төзүче” стадионын реконструкцияләүгә акчалар бүлеп бирү мәсьәләсендә уңай карар кабул ителгән”, - диде Премьер-министр.
Илдар Халиков торак-коммуналь хезмәтләре өчен түләү мәсьәләсенә дә игътибар итте. Ул кайбер урыннарда тарифларны яңадан карарга кирәклеге, кайдадыр, бәлки, туктатып торырга кирәклеге белән килеште, һәм якын арада карар федераль дәрәҗәдә дә кабул ителәчәген билгеләде. “Мин сездән Васыйл әфәнде һәм шәһәр җәмәгатьчелегеннән әлеге мәсьәлә буенча үз тәкъдимнәрегезне тапшыруыгызны сорыйм, нәтиҗәдә, без республика тәкъдимен формалаштырырбыз һәм Мәскәүгә юлларбыз”, - дип нәтиҗә ясады Илдар Халиков.
Утырыш соңында ТР Премьер-министры дәүләт бүләкләрен тапшырды.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
гыйнвар, 2026 ел
Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә 8 меңнән артык чара уздырылуы турында сөйләделәр
Татарстанда нинди Яңа ел чаралары узган, Казанда бәйрәмне ачык һавада ничә казанлылар каршы алган һәм чыршыларны кая тапшырырга мөмкин икәнлеге турында бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр. Яңа ел бәйрәмнәре чорында Татарстанда 8 меңнән артык тематик чара узды, дип хәбәр итте журналистларга ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.
Иннополиста яңартылган балалар поликлиникасы ачылды
2026 елның 13 гыйнварында Иннополиста балалар поликлиникасын ачу тантанасы узды. Яңа медицина объекты шәһәрнең педиатрия хезмәте мәйданын 2 тапкырдан артыкка киңәйтте, ә кабинетлар саны 3 тапкырга артты. Яңартылган бинада шулай ук бригада өчен аерым керү урыны булган тәүлек буе эшли торган ашыгыч ярдәм хезмәте урнашкан.
12
гыйнвар, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте. Искәртәбез, бүген ТР Рәисе Указы белән ТР экология һәм табигый ресурслар министры итеп Азат Җиһаншин билгеләнде.
Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз