Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Казан мэры Илсур Метшин ТР Президенты һәм депутатлар алдында шәһәр хакимиятенең узган елдагы эшчәнлегенә хисап тотты
2013 елның 14 марты, пәнҗешәмбе
Бүген Казан ратушасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашындагы Казан каласы икенче чакырылыш Думасының XXI сессиясендә мэр Илсур Метшин шәһәр хакимиятенең узган елдагы эшчәнлегенә хисап тотты.
Мэр фикеренчә, шәһәр өчен үсеш уңышлы дип бәяләргә була, ә аерым юнәлешләрдә – рекордлы. Иң беренче чиратта, икътисадның ныклы адымнар белән үсешен билгеләп үтү кирәк һәм бу күп кенә мөмкинлекләрнең нигезе, дип билгеләп үтте мэр. Казанда сәнәгать үсеше күләме индексы 112 проценттан артып китте, мисалга, Россиядә тулаем – 102,6 процент, дип моңа бездә иң күп өлеш керткәннәрдән “Казаньоргсинтез”, “Казанский вертолетный завод”, “Нэфис Косметикс”, “Фойт турбо Казань” кебек предприятиеләрне аерым атады. Хезмәтләр күрсәтү һәм сәүдә өлкәләре дә үсештә: ел дәвамында кулланучылар базарының яңа 26 объекты гамәлгә кертелде, тагын 44е реконструкцияләнде. Нәтиҗәдә, республика башкаласы сәүдә мәйданнары буенча Европа дәрәҗәсенә җитте – 1 кешегә 1 кв.м. Фитнес-үзәкләр, медицина хезмәтләренә ихтыяҗ 1,5 тапкырга артты, туризм тармагы әйләнеше өчтән бергә артты, диде мэр.
Шәһәр башлыгы хисабында билгеләп үткәнчә, айлык уртача хезмәт хакы былтыр 14 процентка артып, 25 950 сумга җитте, укытучылар һәм балалар бакчалары тәрбиячеләренең хезмәт хакы артты. Хәерчеләр Россиядә 12,5 процент булса, Казанда – 2 проценттан да азрак, бүгенгә 20 меңләп казанлының кереме яшәү минимумыннан түбән, диде.
Шәһәрнең уңай үсеше өчен иң мөһиме – инвестицияләр агымы арта бару. Узган ел дәвамында шәһәр үсешенә 185 млрд. сум акча керде, бу исә, кеше санына исәпләгәндә, ил буенча уртачадан 85 процентка артык. Шулай да, иң төп инвестицион проект – ул Универсиада: аңа әзерләнгәндә Казанга 130 млрд. сумнан артык акча керде. Шул ук вакытта шәхси акчалар да дәүләтнеке артыннан ук килә тора, мисалга, кунакханә бизнесы – бүген республика башкаласында 95 кунакханә (моңа мотельләр, хостеллар да керә), Универсиадага тагын 22 кунакханә төзелә, нәтиҗәдә, Казан Мәскәү белән Санкт-Петербургны узып китте. Моннан тыш, былтыр салымнардан җыелган акча өчтән бергә артты – 86 млрд. сумга җитте.
Хезмәт базарында Казан эшсезлек дәрәҗәсе совет чорыннан соңгы минимумда – 0,85 процент, шул ук вакытта теркәлгән 1 эшсезгә 3-4 вакансия туры килә, хәтта эшче кулларга ихтыяҗ үзен сиздерә, мәсәлән, транспорт белән идарә итүчеләр, ТКХ хезмәткәрләре, төзүчеләр, ишегалды җыештыручылар һ.б. Шуңа бәйле рәвештә, ТР Президентының яңа программасы буенча арендалы торак төзү күздә тотыла: 6 йорт салып, хезмәти (служебный) фатирлары шәһәр өчен ихтыяҗлы белгечлекләр буенча эшләргә теләүчеләр өчен биреләчәк.
Балалар бакчаларына чиратларны бетерү йөзеннән, дәүләти-шәхси партнерлык нигезендә хәзер 510 урынга 6 шәхси һәм 195 урынга 7 мини бакча эшли, 2013 елда тагын үсештәге микрорайоннардагы күп катлы йортларның I катларында 350 урынга 5 шәхси бакча төзеләчәк, 330 урынга исәпләнгән бакча “Дубрава” экопаркында салына. 2012 елда бала туу буенча Казан рекорд куйды – 20579 сабый дөньяга килде, һәм бу 2006 елдагыдан 80 процентка күбрәк. Сабыйлар сәламәтлеген контрольда тоту өчен балалар поликлиникалары кирәк. ТР Президенты ярдәме белән, быел 2013 елның җәендә “Азино-1” торак комплексында балалар поликлиникасы ачылачак. Былтыр Универсиада авылында Медицина үзәге ачылды – ул илдә иң шәп студентлар поликлиникасы һәм 130 меңнән артык студентлы Казан өчен аның әһәмияте гаять зур, дип басым ясап әйтте мэр. Шулай ук быел иң заманча технологияләр буенча җиһазландырылачак ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе ачыла.
Шәһәрдә экологик хәлне яхшырту максатыннан, “Яшел рекорд” шәһәр проекты барышында былтыр 1 сезонда 48 мең агач, ә аларның яртысыннан артыгы зур үскән, шулай ук 20 мең куак утыртылды. Ләкин предприятиеләрнең барысы да бу эштә активлык күрсәтмәде, дип, мэр алга таба хезмәттәшлеккә чакырды. “Яшел проект”ны гамәлгә ашырганда республикада зур үскән агач үсентеләренә кытлык проблемасы чыкты, шуңа күрә Чиләбе, Мәскәү яны төбәгеннән, башка регионнардан, чит илдән кайтартырга туры килде. 2013 елның язында кунакчыллык юлында газоннар, матур чәчәк ата торган куаклар, 50 мең төптән артык чәчәк утыртасы бар, көзгә агачлар утырту эш дәвам иттереләчәк, шулай ук Универсиадага кадәр Болак, Казансу ярлары матурайтылачак, диде шәһәр башлыгы.
Торак төзеп тапшыру буенча соңгы елларда Казан – рекордсмен, мисалга, былтыр, үз тарихында беренче тапкыр буларак, 1 млн.кв.м торак тапшырды. Казан бу юнәлештә миллионлы халкы булган эре шәһәрләр арасында, моңа Мәскәү белән Санкт-Петербург та керә, - лидерлыкта. Хәзерге вакытта Казанда яшәүчеләр тыгызлыгы 1 кв.километрга 1,9 мең кеше туры килә, Сингапурда – 7,2 мең, Лондонда – 5,2 мең, Мәскәүдә – 4,6 мең, Санкт-Петербургта – 3,4 мең. Шәһәрдә кеше саны арткан саен, муниципаль җиргә кытлык үзен сиздерә, дип мэр үзенең тәкъдимнәрен кертте.
«Татар-Информ» ИА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз