Microsoft компаниясе узган елның декабрендә IT-паркта Windows 8 яңа оперция системасын презентацияләгән иде. Яңа системаның элеккеләреннән төп аермасы - аны төрле модельдәге стационар компьютерларга, планшетлар, телефоннар һ.б. мобиль җайланмаларга урнаштыру, яңа приложениеләр йөкләү мөмкинлеге булуда. Бүген Казан IT-паркында Windows 8 нең кабат презентациясе узды. Бу юлы инде аның татар теленә тәрҗемә ителгән интерфейсы тәкъдим ителде. Презентациядә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Дагыстан башлыгы вазифаларын башкаручы Рамазан Абдулатыйпов, Microsoft ның Көнчыгыш һәм Үзәк Европадагы президенты Дон Грент, Microsoft ның Россиядәге президенты Николай Прянишников, ТР Премьер-министры урынбасары-мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һ.б. дәрәҗәле кунаклар катнашты. Microsoft Windows 8 операция системасының татар телле тәүге копияләре Татарстан һәм Дагыстан башлыкларына бүләк ителде.
Microsoft компаниясе белән Татарстан арасында хезмәттәшлек элемтәләре җайга салынуга быел 10 ел тула. Ә килешүләргә нигезләнгән стратегик хезмәттәшлек 2005 елдан башлана. Шушы вакыт эчендә әлеге компания белән республика арасында заманча мәгълүмат технологияләрен үстерү буенча шактый эшләр башкарылды. Компаниянең программа проектларын татар теленә тәрҗемә итү Мәгълүмат технологияләрен үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек турындагы меморандум кысаларында алып барыла торган өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.
Уртак хезмәттәшлек нәтиҗәсендә моңа кадәр Татарстанда Microsoft Windows XP, Windows Vista, Windows 7 операция системалары, Microsoft Office 2007 кушымтасы татар теленә тәрҗемә ителеп, кулланылышка кертелгән иде инде. Windows 8 татарчага тәрҗемә ителгән инде дүртенче версия.
Бүгенге презентация чарасында билгеләп үтелгәнчә, Microsoft ның программа продуктларын татар теленә тәрҗемә итү республикада күптелле мәгълүмат киңлеген булдыруга ярдәм итә. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов компания җитәкчеләренә нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренә караганда, татар телле версия тарихи ватаннарыннан читтә яшәүче милләттәшләребез өчен дә файдалы булачак. Ул төрле төбәк һәм илләрдәге миллионлаган милләттәшләребезгә туган телләрендәге заманча мәгълүматлаштыру чараларын файдаланырга мөмкинлек ача.
Microsoft ның Көнчыгыш һәм Үзәк Европадагы президенты Дон Грент үз чыгышында Татарстан базарының компания өчен стратегик мөмкинлекләре зур булуга аерым басым ясады. Ул татар теленә тәрҗемә ителгән яңа программа продуктын Россия һәм чит илләрдә яшәүче 7 млн татар мәнфәгатьләрен күздә тотып эшләнүенә басым ясады.
Татарстан Microsoft ның программа продуктларын милли телгә тәрҗемә итүгә беренче булып алынган төбәк. Моны бүгенге чарада катнашкан Дагыстан башлыгы вазифаларын башкаручы Рамазан Абдулатыйпов та искәртеп үтте. “Татарлар 20 нче гасырга җәмгыятьнең иң мәгърифәтле өлеше буларак кергән иде, 21 нче гасырда исә алар мобильлекләре белән аерылып торалар. Бүген ил төбәкләре җитәкчеләре арасында иң креативы Татарстанда. Спикерларның иң тәҗрибәлесе дә биредә”, -дип басым ясады дәрәҗәле кунак. Рамазан Абдулатыйпов Татарстанның мәгълүмат технологияләре өлкәсендә лидер төбәк булуын ассызыклап, республикада бу технологияләрнең тел һәм мәдәниятне саклауга корылган эчке контент белән тулыландырылуына аерым игътибар юнәлтте. “Без Татарстаннан өйрәнергә килдек”, - диде ул. Татарстан башлыгы Рөстәм Миңнеханов республиканың һәрчак ярдәм кулы сузарга әзерр булуын белдерде.
Инде татар теленә локальләштерелгән яңа программа продуктының үзенә килгәндә, ресурслар инглиз телендәге версиягә нигезләнеп тәрҗемә ителгән. Бу эшне ТР Министрлар Кабинеты белгечләре һәм ТР Фәннәр академиясе галимнәреннән торган эшче төркем башкарган. Әлеге эшнең башында торучыларның берсе Җәүдәт Сөләйманов хәбәрчебезгә белдергәнчә, татар телле версияне әзерләү өчен ярты еллап вакыт киткән. “Тәүге тапкыр Windows XPны тәрҗемә итәргә алынгач, 16 кешедән торган эшче төркемгә эшне башкарып чыгу өчен 1 ел вакыт кирәк булды. Татар телендә өч меңләп яңа термин эшләнде. Шушы база Windows Vista ны тәрҗемә иткәндә ярдәм итте. Windows 7 не ярты еллап тәрҗемә иттек. Windows 8 не шулайрак. Тик бу юлы ашыгып эшләмәдек. Алдагы версияләрне тәрҗемә иткәндә тупланган запасны тулыландырдык, кайбер терминнарны камилләштердек”, - диде ул. Җәүдәт Сөләйманов бүген ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы инициативасы белән ТР Фәннәр академиясе галимнәре ярдәмендә татар телендә мәгълүмат технологияләре терминнары сүзлегенең эшләнүен хәбәр итте. Аның башта “Ана теле” он-лайн программасы өчен электрон варианты әзерләнгән. Соңрак кәгазьдә нәшер итү дә ниятләнә.
Татар теленә локальләштерелгән Windows 8 не куллануны министрлык-ведомстволар үзләреннән башларга җыенмыймы? Матбугат очрашуы вакытында әлеге мәсьәләгә ТР Премьер-министры урынбасары-мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов ачыклык кертте. Ул сайлау һәркемнең үз эше, ләкин беркемне дә моңа мәҗбүриләп булмый, дигән фикерлә. “Иң мөһиме - сайлау мөмкинлеге булуда. Безнең бурыч: дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләргә әлеге яңа программа продуктының татар телендәге версиясе хакында тиешле мәгълүмат бирү”, - ди ул.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин иминлек органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Россия Федерациясе иминлек органнары хезмәткәрләре көне белән котлады.