Очрашу Казан Кремлендә Татарстан Президенты резиденциясенең сөйләшүләр алып бару залында узды.
Исегезгә төшерәбез, Дагыстан Республикасы делегациясе Дагыстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рамазан Абдулатипов җитәкчелегендәбүген кыска визит белән Казан шәһәренә килде. Кунаклар югары технологияләр паркында – ИТ-паркта (Казан, Петербург ур.), анда алар өчен мәгълүмат технологияләре өлкәсендәге проектлар тәкъдир ителде.
Аннары Рамазан Абдулатипов белән Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президентының эш кабинетында әңгәмә кордылар.
Кече һәм урта эшкуарлыкка килгәндә исә, диде Рөстәм Миңнеханов, бүген урта сыйныф теләсә кайсы дәүләтнең нигезе булып тора, һәм аңа ярдәм кулы сузу бик мөһим.
Татарстан Президенты шулай ук республикада хакимият органнары өчен кадрлар әзерләүнең һәм аларны яңа һөнәргә өйрәтүнең барышы турында кыскача гына сөйләп узды. Ул бу проблема белән Казан (Идел буе) федераль университетында базасындагы структураларның берсе шөгыльләнә. “Кеше баштан ук “башлык булырга” укып йөри алмый,- диде Рөстәм Миңнеханов. – Ул башта белгечлек алырга, юрист, икътисадчы булырга тиеш, аннары инде идарәче булып китә”.
Тулаем Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Татарстан башка регионнар белән хезмәттәшлек, тәҗрибә уртаклашу өчен ачык.
Дагыстан өчен кадрлар әзерләү һәм аларны яңа һөнәргә өйрәтү актуаль булып кала бирә, дип билгеләп үтте.
Рамазан Абдулатипов бүген регионнарның икътисадый һәм мәдәни интеграциясе системасы җитәрлек үсеш алмау белән дә килеште.
Очрашу Татарстан һәм Дагыстан Республикасы арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүне гамәлгә ашыру хакындагы беркетмәгә имза салу белән тәмамланды (Килешүгә 2011 елның 19 сентябрендә имза салынган иде).
Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дагыстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рамазан Абдулатипов имза салды.