Рөстәм Миңнеханов Мәккә провинциясе әмире белән очрашты

2013 елның 16 марты, шимбә
Бүген Согуд Гәрабстанына визиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәккә провинциясе әмире Халид Фәйсал белән очрашты. Әңгәмә бүген Җиддәдә ачылган халыкара икътисадый форум кысаларында узды.

Татарстан Президенты Халид Фәйсалны сәламләде һәм әлеге визит барышында, шул исәптән Мәккәдә булгандаТатарстан делегациясе әгъзаларына күрсәтелгән кунакчыллык өчен рәхмәтен белдерде.  

Әмир Фәйсал әл Сауд улы һәм Согуд Гәрабстанына нигез салган беренче әмир Габдел Газиз бин Сауд оныгы Халид Фәйсал шигырьләр яза. 2010 елда "Мәдинә" нәшриятында (Түбән Новгород) әмирнең рус теленә тәрҗемә ителгән "Буква и цвет" дигән шигырьләр җыентыгы чыгарылган. 2013 елның март аенда "Татарстан китап нәшриятында" татар телендәге шигырьләр җыентыгы чыгарылды (шигырьләрне татар шагыйре Ркаил Зәйдулла тәрҗемә иткән). Һәм бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов китапның беренче нөсхәсен авторына бүләк итте.

Татарстан Президенты шулай ук Халид Фәйсалны Казанга килергә һәм татар теленә тәрҗемә ителгән әлеге шигырьләр җыентыгын тантаналы рәвештә тәкъдир итүдә катнашырга чакырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International