Татарстан Республикасы Арбитраж суды Рәисе Николай Новиковны бүген коллективка Россия Федерациясенең Югары арбитраж суды Рәисе Антон Иванов тәкъдим итте.
Николай Новиковны тәкъдим итү Татарстан Республикасы Арбитраж суды бинасында узды (Казан Кремле, 1 нче корпус). Чарада Идел буе федераль округында Россия Федерациясе Президенты вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ башлыгы Артем Хохорин, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Россия Федерациясенең Югары арбитраж суды Рәисе Антон Иванов билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы Арбитраж судының суд системасында үз урыны бар һәм аның региональ хөкемдә роле бик зур. Без һәрвакыт Татарстан Республикасы Арбитраж суды, шулай ук аның җитәкчелеге эшен югары бәяләп киләбез. Ул, буыннар, җитәкчеләр алмашуга карамастан, дәвамчанлык дәвам итәр, дип ышаныч белдерде. Антон Иванов сүзләренчә, Николай Новиковның бу эштә тәҗрибәсе, шулай ук көче һәм теләге җитәрлек.
Антон Иванов Татарстан Республикасы Арбитраж суды Рәисе Николай Новиковка киләчәк эшендә уңышлар теләде.
Идел буе федераль округында Россия Федерациясе Президенты вәкиле Михаил Бабич хәбәр иткәнчә, бүген Татарстан үсә бара, киләчәктә үсәр өчен дә потенциалы зур. Бигрәк тә икътисадый өлкәдәге мәсьәләләр тиз арада һәм нигезле хәл ителә. Михаил Бабич билгеләп үткәнчә, Новиков элеккеге эшендә дә – Самара өлкәсе Арбитраж судында да бәхәсле мәсьәләләрне җиренә җиткереп хәл итә белгән.
Татарстан Республикасы Арбитраж суды коллективына мөрәҗәгать итеп, ул яңа хезмәттәшләренә ярдәм итәргә тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов үз чиратында белдергәнчә, бүгенге вакыйга Татарстан өчен мөһим. Ул шулай ук Россия Федерациясенең Югары арбитраж суды Рәисе Антон Ивановка Татарстан Республикасына булган игътибары өчен рәхмәт белдерде.
"Рәхим итегез, - диде Рөстәм Миңнеханов, Николай Новиковка мөрәҗәгать итеп. – Бергәләп эшләрбез!”
“Регионның киләчәк үсеше кысаларында Татарстан Республикасы Арбитраж суды җитәкчелегенә кабул ителгән карарлары өчен зур җаваплылык йөкләнә, - диде Николай Новиков. – Татарстанда суд эшләренең саны көннән-көн күбәя бару Арбитраж судка ышанычны белдерә”.
Йомгаклап, Николай Новиков Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинга зур ышанычы һәм Татарстан Республикасы Арбитраж суды Рәисе итеп билгеләп куйганы өчен рәхмәт белдерде.
Белешмә өчен:
Самара өлкәсе Арбитраж судының элеккеге башлыгы Николай Новиков Татарстан арбитражы Рәисе итеп Россия Федерациясе Президенты Указы белән билгеләп куелды.
Указга 2013елның 2 февралендә имза салынган һәм хокукый рәсми интернет-порталда 2013 елның 4 февралендә дүшәмбе көн бастырып чыгарылган.
Николай Новиковның вәкаләтләре срогы алты ел.
Николай Новиковның Самара арбитражын җитәкләү срогы 2003 елдан башланып 2012 елның 19 декабрендә тәмамланган. Федераль законнарның үзгәрүе, ягъни судьяларга бер үк вазыйфаны ике сроктан артык биләү тыелу сәбәпле, ул эшен өлкә арбитражы сыйфатында әзвам итә алмаган.
Нәтиҗәдә Николай Новиков Татарстан Республикасы Арбитраж суды вазыйфасына конкурста катнашкан, ә 2012 елның сентябрендә аның кандидатурсы РФ ВККС тарафыннан расланган.