Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Президенты Австрия Республикасының Транспорт, инновация һәм технология министры урынбасары белән очрашты
2013 елның 20 марты, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Австрия Республикасының Транспорт, инновация һәм технология министры урынбасары Андреас РАЙХХАРДТ белән очрашты. Хөкүмәт Йортында узган очрашуда шулай ук ТР Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов катнаштылар. Австрия делегациясендә берничә Австрия компаниясе вәкилләре булды.
Рөстәм Миңнеханов кунакларны сәламләде һәм Татарстанның перспективалы үсеш проектлары турында сөйләде. Президент сүзләренчә, республикада чит ил компанияләре өчен уңай шартлар булдырылган. Инвесторлар өчен иң кызыклы мәйданчыкларның берсе - «Алабуга» МИЗ, анда инде 34 резидент теркәлгән, алар инвестицияләренең гомуми күләме 3 млрд доллардан артып китте.
Транспорт өлкәсендә, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, республика масштаблы проектны ашыруда «Европа – Көнбатыш Кытай» транспорт коридорын төзүдә катнаша.
Инновация өлкәсендә Австрия эшмәкәрләренә Казан янында төзелеп килүче «Иннополис» юлдаш шәһәре кызыклы булырга мөмкин.
Татарстан Президенты республиканың Австряи компанияләре белән төрле тармаклар буенча хезмәттәшлек итәргә әзер икәнлеген искәрте.
Австрия Республикасының Транспорт, инновация һәм технология министры урынбасары Андреас РАЙХХАРДТ үз чиратында Рөстәм Миңнехановка очрашу өчен рәхмәтен белдерде. Ул Австрия делегациясенең Татарстанга әлеге визиты Татарстан Республикасы һәм Австрия арасындагы мөнәсәбәтләрнең үсешенә, яңа эшлекле бәйләнешләр барлыкка килүенә ярдәм итер, дип ышануын белдерде.
ТР Президенты Матбугат хезмәте. Михаил Миронов
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз