Yokogawa Electric Corporation компаниясенең Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлек итүгә озак сроклы планнары бар

2008 елның 30 июне, дүшәмбе
Түбән Камада (Татарстан Республикасы) “Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексы” проектын автоматизацияләү буенча генераль подрядчы буларак, “Иокогава Электрик СНГ” компаниясе сайланды. Әлеге хәбәрне журналистларга тышкы икътисади эшчәнлек буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов хәбәр итте.
Моннан тыш, Мөфлиханов әфәнде Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнехановның 24 нче июньдә Сингапурга эшлекле визиты барышында “Иокогава Электрик Интернэшнл” компаниясенең (Yokogawa Electric Corporation) штаб-фатирына барып кайтуы турында хәбәр итте.
Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов һәм “Иокогава Электрик Интернэшнл” компаниясе президенты Теруйоши Минаки әфәнде 2008 елның көзендә (якынча исәп буенча сентябрь-октябрь айларында) “Идея” инновацион-җитештерү технопаркы (Казан), һәм шулай ук “Иокогава Электрик Интернэшнл” компаниясенең Карарлар үзәге базасында Техник үзәк ачу кебек мәсьәләләр турында фикер алышты (аны ел дәвамында ачу планлаштырыла).
Шуны искәртик: Техник үзәк Татарстан Республикасының нефть эшкәртү һәм нефть химиясе предприятиеләрендәге сәнәгый автоматизацияләү өлкәсендә эшләүче инженер-техник персоналны өйрәтүдә катнашачак.
Казанда Карарлар үзәген ачуга килгәндә, ул Татарстан Республикасының үзендәге предприятиеләр ихтыяҗлары өчен генә түгел, бәлки Россия һәм БДБ илләре заказчылары өчен дә эшләячәк. Карарлар үзәге базасында производство белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасын төзү өлкәсендә консалтинглы хезмәт күрсәтү кебек үк, технологик процессларның тренажер комплексларын эшләүне һәм производство чыгымнарын киметүне тәэмин итә торган идарә итүнең киңәйтелгән схемаларын кулланылышка кертүне дә тормышка ашырырга планлаштыра.
Искәндәр Мөфлиханов шулай ук Сингапурга эшлекле визиты барышында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнехановның CENTUM CS 3000 семьялыгына карый торган автоматлаштырылган идарә итү системасы һәм PROSAFE-RS һәлакәттән саклану производствосы буенча “Иокогава Электрик Интернэшнл” заводына баруы турында хәбәр итте. Татарстан Хөкүмәте башлыгы предприятиеләрдә кулланылыш тапкан җитештерелә торган продукциянең югары сыйфатын гарантияли ала торган оештыру һәм техник методлар белән танышып чыкты.
Рөстәм Миңнехановка “Иокогава Электрик Интернэшнл”ның Глобаль чаралар күрү үзәге дә тәкъдир ителде. Ул тәүлек буена эшләү режимында, “Иокогава” җиһазларын дөнья күләмендә ышанычлы һәм курыкмыйча куллану өчен, предприятиеләргә техник ярдәм күрсәтә.
Үз чиратында, “Иокогава Электрик Интернэшнл” компаниясе президенты компаниянең, төбәк икътисады үсешенә инновацион характерда өлеш кертеп, Татарстан Республикасында үзенең урынын киңәйтергә җитди нияте булуын раслады.
Сингапурдагы “Иокогава Электрик Интернэшнл”ның штаб-фатирында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда “Иокогава Инжиниринг Азия” президенты Ли әфәнде, “Иокогава Электрик Азия” президенты Лей әфәнде, “Иокогава Электрик Интернешнл” директоры Иошида әфәнде, “Иокогава Электрик СНГ” генераль директоры Савельев әфәнде һәм башкалар катнашты.
Очрашу азагында Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов Сингапурдагы “Иокогава Электрик Интернэшнл”ның штаб-фатиры янәшәсендә, озак вакытлы хезмәттәшлек билгесе итеп, агач утыртты.

Белешмә өчен:
Yokogawa Electric Corporation корпорациясе үз тарихын 1915 елдан башлап алып бара.
Бүгенге көндә ул сәнәгый автоматизацияләү дөньякүләм базарында иң көчле һәм эре компанияләрнең берсе булып санала. Белгечләр бәяләвенчә, компания сәнәгый автоматизацияләү буенча дөньякүләм алдынгы корпорацияләр өчлегенә керә.
Корпорациянең еллык әйләнеше 4,5 млрд. доллар тәшкил итә. Хезмәткәрләр саны – 20 меңнән артык кеше.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International