Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов рәислегендә Коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча Республика эксперт төркеме комиссиясенең “Чистай” индустриаль паркы инфраструктурасын төзүнең торышын һәм аның әзерлеген мониторинглау барышында алынган эш нәтиҗәләрен карауга багышланган киңәшмә уздырылды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе башлыгы М.С. Бәдретдинов, Татарстан Республикасы Икътисад министры М.Р. Шаһиәхмәтов, Татарстан Республикасы Баш инвестиция-төзелеш идарәсе башлыгы Р.Ф. Нуруллин, шулай ук Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе М.Х. Гобәев чыгышлары тыңланды һәм индустриаль парк инфраструктурасы әзерлегенең проблемалы мәсьәләләре, шулай ук барлык объектларны файдалануга тапшыру мәсьәләләре буенча фикер алышынды.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча кызыксынучы министрлыкларга, шулай ук башка оешмаларга индустриаль парк инфраструктурасы объектларын файдалануга тапшыру эшләрен тәмамлауга юнәлдерелгән йөкләмә бирелде. Татарстан Республикасы Баш инвестиция-төзелеш идарәсенә индустриаль паркның һәр объектын тәмамлау буенча тәкъдимнәре булган планны әзерләү йөкләнде. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгына Чистай муниципаль районы җирле үзидарә органнары белән берлектә индустриаль парк мәйданына инвесторлар җәлеп итү эшен активлаштыру тәкъдим ителде.
Бүген Казанга Кытай Халык Республикасы (КХР) Оборона министры дун Цзюнь килде.
Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, КХРның Казандагы Генераль консуллыгы вәкилләре, башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советының һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының уртак утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.