Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан башкаласы Ашхабадка эш визиты белән килде

2013 елның 20 марты, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан башкаласы Ашхабадка эш визиты белән килде. Ашхабад халыкара аэропортында аны Төрекмәнстан Министрлар Кабинеты Рәисе урынбасары Байморат Хуҗамөхәммәдов, Россия Федерациясенең Төрекмәнстандагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Александр Блохин һәм башкалар каршы алды.

 Бүген Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президенты Корбангули Бердымөхәммәдов белән очрашыр дип көтелә. 

Иртәгә, 21 мартта, Рөстәм Миңнеханов "Нәүрүз - тынычлык һәм кешелеклелек" халыкара конференциясенең ачылу тантанасында катнаша, тантана "Рухият" (Ашхабад) сараенда узачак.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов халыкара Нәүрүз бәйрәменә багышланган чараларда катнашачак, дип планлаштырыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International