Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Төрекмәнстан белән, федерация субъектларының берсе буларак, Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләрне,шул исәптән икътисад, мәгариф һәм мәдәни мөнәсәбәтләрне үстерү өчен бөтен мөмкинлекләр бар.
Ашхабадта Нәүрүз бәйрәмен уздыруда Әфганстан Ислам Республикасы, Иран Ислам Республикасы, Пакистан Ислам Республикасы, Таҗикистан Республикасы, Төркия Республикасы, Әзәрбәйҗан Республикасы, Кыргызстан Республикасы, Казахстан Республикасы катнашалар.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Стипендияләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.