Рөстәм Миңнеханов Ашхабадта “Нәүрүз – тынычлык һәм кешелеклелек бәйрәме” халыкара конференциясендә сәламләү сүзе белән чыгыш ясады

2013 елның 21 марты, пәнҗешәмбе
Төрекмәнстан һәм, Россия Федерациясе регионарының берсе – Татарстан Республикасы күп гасырлык дуслык һәм рухи мәдәният бергәлеге белән бәйләнгән, бу мең еллар элек барлыкка килгән, тормышны ярату белән сугарылган һәм табигатьнең уянуын, мәрхәмәтлелекне һәм яктылыкны чагылдыра торган торган Нәүрүз бәйрәмен уздыруда да күренә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ашхабадтагы “Нәүрүз – тынычлык һәм кешелеклелек бәйрәме” халыкара конференциясендә дә әйтеп үтте.

Конференция “Рухият” Сараеның зур залында узды. Төп нотык белән Төрекмәнстана Президенты Корбангули Бердымөхәммәдов чыгыш ясады.

Чарада БМО генераль секретаре урынбасары, Иран, Әфганстан, Пакистан, Таҗикистан, Әзәрбәйҗан, Казахстан, Төркия, Кыргызстан җитәкчелеге катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президенты Корбангули Бердымөхәммәдовка Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның сәламләвен һәм Нәүрүз бәйрәме белән котлавын җиткерде, шулай ук Россия Федерациясенең алдынгы регионарыннан берсе – Татарстан Республикасының күпмилләтле халкы исеменнән язгы бәйрәм Нәүрүз белән чын күңелдән котлады.

Бүген бу залда төрле илләрдән төрле милләт кешеләре җыелган. Аларның барысын да тынычлыкка, үз халыклары өчен тырыш хезмәткә һәм бердәм гамәлләргә омтылыш берләштерә, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Нәүрүз – Җир йөзендәге иң борынгы бәйрәмнәрнең берсе. Бу яңарыш һәм өметләр бәйрәме, ата-бабаларыбызның иң яхшы гореф-гадәтләргә тугрылыгы һәм халыклар арасында рухи бергәлекне саклап калуга омтылыш символы, безгә алдагы буыннарыбыз сеңдереп калдырган кешелеклелек билгесе, дөнья шундый тизләнгән бер заманда безнең өчен аеруча әһәмиятле”.

Соңгы елларда төрле милләт һәм төрле дин кешеләре Нәүрүзнебәйрәм итәләр, аның мәрхәмәтлелек һәм гаделлек идеясен тормышка ашыралар, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов, бүген Нәүрүзнең халыкара бәйрәм статусына ирешүе бик мөһим, ул тынычлык, кешелеклелек һәм хезмәт сөючәнлекнең югары принципларын чагылдыра.

“ 2009 елда Нәүрүз ЮНЕСКОның кешелекнең матди булмаган мәдәни мирасы исемлегенә кертелгән иде, - дип искә төшерде Татарстан Республикасы Президенты. - 2010 елда БМО Генераль Ассамблеясе сессиясендә 21 март Нәүрүз Халыкара көн дип игълан ителгән иде. Тулаем алганда бу Нәүрүз бәйрәменең дәрәҗәсен ассызыклый”.

Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президентына, бөтен төрекмән халкына бәйрәм тантаналарын оештырган һәм кунакчыллыклары өчен рәүмәтен белдерде.

“Безнең өчен Төрекмәнстанга һәр килүебез – халыклар арасындагы багланышларның киңәюе, киләчәктә Россия белән Төрекмәнстан арасында дуслык һәм хезмәттәшлекнең ныгуы символы , - диде ул. – Без һәрвакыт Ашхабадка бик теләп киләбез һәм тугандаш төрекмән халкының казанышларына сөенәбез, бу халык үзенең Президенты җитәкчелегендә социаль-икътисадый һәм мәдәни үсеш юлында зур уңышларга ирешкән”.

Төрекмәнстандагы кебек үк, Татарстан Республикасында да гореф-гадәтләрне саклауга һәм тарихи ядкярләрне торгызуга зур игътибар бирәбез , диде Рөстәм Миңнеханов, ул Борынгы мөселман шәһәре Болгарны һәм пправославие утрау-шәһәре Свияжскны – мәдәни мирас объектларын аерым билгеләп үтте, аларның ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертүгә номинацияләнүен җиткерде.

“Без шулай ук татарларның Сабантуй бәйрәмен ЮНЕСКОның матди булмаган мирасы исемлегенә кертү буенча да зур эш алып барабыз, - дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов. - Бу эшнең Россия Федерациясе җитәкчелегендә алып барылуы аеруча мөһим”.

Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, Россиядә елдан-ел Нәүрүз, Сабантуй һәм башка бәйрәмнәрне уздыру арта бара, бу күпмилләтле Россия халыкларының күп гасырлык рухи, тарихи һәм мәдәни традицияләрен яңартуны таныклый.

“Мондый бәйрәмнәр гомер-гомергә кешеләргә яшәргә һәм иҗат итәргә, тынычлыкны һәм татулыкны сакларга ярдәм иткән, - диде ул. – Ышанам ки, Татарстаннан да галимнәр катнашучы бүгенге конференция күркәм Нәүрүз бәйрәменең борынгы традицияләрен мәдәни һәм икътисадый багланышлар өчен ачык булган бүгенге заман тенденцияләре белән берләштерер”.

Нәүрүз кешеләр арасына җылылык, шатлык һәм һәр йортка байлык алып килсен, дөньядагы барлык халыкларга дуслыкны һәм үзара хезмәттәшлекне ныгыту юлында тагын бер мөһим адым ясарга мөмкинлек бүләк итсен дип теләк теләде Рөстәм Миңнеханов. Сүзен йомгаклап, ул барысын да тагын бер кат язның гүзәл бәйрәме Нәүрүз белән котлады һәм бәхет, уңышлар теләде.

Белешмә өчен:

Язгы көн белән төн тигезлеге бәйрәме төрки һәм фарсы халыклар өчен яңа ел башлану “Нәүрүз” фарсычадан “яңа көн” дигәнне аңлата. Галимнәр фикеренчә, бу бәйрәмнең тарихы бик борынгы.
СССРда Нәүрүз рәсми рәвештә булмаса да мөселман республикаларында билгеләп үтелгән. СССР таркалганнан соң Нәүрүз Урта Азиянең барлык республикаларында, Әзәрбәйҗанда рәсми рәвештә дәүләт дәрәҗәсендә бәйрәм ителә.

Нәүрүз – табигатьнең уяну бәйрәме. Авыл кешесе өчен киләчәк уңышка нигез салу чоры.

Нәүрүзнең төп символы, атрибуты – сәмәни(бәйрәм символы, шытып чыккан бодай орлыгы)
2009 елның сентябрендә Нәүрүз ЮНЕСКОның кешелекнең матди булмаган мәдәни мирасы исемлегенә кертелгән.
2010 елның 23 февралендә БМО Генераль Ассамблеясенең 64 сессиясендә 21 март Халыкара Нәүрүз көне дип игълан ителгән.
Беренче мәртәбә халыкара бәйрәм статусында Нәүрүзне Әзәрбәйҗан (2010 ел) билгеләп үткән, 2011 елда - Таҗикистан, 2012 елда - Казахстан, 2013 елда – Төрекмәнстан.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International