“Нәүрүз – тынычлык һәм кешелеклелек бәйрәме” халыкара конференциясендә катнашучылар фикеренчә Нәүрүз бәйрәме берләштерү әһәмиятенә ия

2013 елның 21 марты, пәнҗешәмбе
Халыкара Нәүрәз бәйрәме берләштерү әһәмиятенә ия, аның кешелеклелек идеаллары дөнья халыкларын берләштерә. Шуның турында бүген Төрекмәнстан башкаласы Ашхабадта үткән “Нәүрүз – тынычлык һәм кешелеклелек бәйрәме” халыкара конференциясендә катнашучылар белдерде.

Чарага Төрекмәнстан Президенты Курбангули Бердымөхәммәдов рәислек итте, ул конференциядә төп доклад белән чыгыш ясады.

Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль секретаре исеменнән халыкара конференциядә аның урынбасары, Берләшкән Милләтләр Оешмасының Женева бүлегенең генераль директоры Касымжомарт Токаев чыгыш ясады.

Ул бүгенге көндә Нәүрүз бәйрәмен дөньяда 300 млн. артык кеше яңарыш бәйрәме буларак уздыруын әйтте. Бүген дөньяда 7 млрд. кеше кесә телефоны куллана, 2 млрд. якын кеше интернет челтәре мөмкинлекләре белән файдалана, әмма 1,5 млрд. кешегә электроэнергия дә җитми кала, дип белдерде Касымжомарт Токаев. Прогрессны тизләтүне халыкларны берләштерү юлы аша үтәргә кирәк, дип әйтте ул, тугандаш илләр хезмәттәшлеге, аларның халыкара аренада берлеге, һәм беренче чиратта, Берләшкән Милләтләр Оешмасы кысаларында берләшүгә куйган тырышлыгы бүгеннән тагы да эффектив һәм нәтиҗәле булыр.

Конференциядә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп дус дәүләтләр һәм делегацияләр җитәкчеләре сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Татарстан Республикасын - Россия Федерациясенең регионы буларак – Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады.

Конференция ахырында халыкара Нәүрүз бәйрәменә багышланган чаралар булды. Шуннан Төрекмәнстан Президенты Курбангули Бердымөхәммәдов исеменнән тантаналы аш мәҗлесе һәм халыкара конференциядә катнашучы илләрнең иҗади осталарының концерты узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International