Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Минтимер Шәймиев Александр Гуляевка бюст ачу тантанасында катнашты
2013 елның 21 марты, пәнҗешәмбе
Бүген Казанда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында ТАССР урман хуҗалыгы министры Александр Гуляевка бюст ачуга багышланган тантаналы чара булды.
Бу чарада Татарстанның беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, 1968-1978 нче елларда РФ Урман хуҗалыгы министры урынбасары вазифаларын башкарган, бүгенге көндә Россия урманчылары җәмгыяте президенты булган Анатолий Писаренко, Александр Гуляевтан соң министрлык белән җитәкчелек итүне үз кулына алган, бүгенге көндә ТР урманчы ветераннары берлеге рәисе Әбузәр Гаянов, ТР Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов,ТР урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев катнашты.
“Халыкара урман көнен рәсми төстә кертү, кинәт кемнеңдер башына килгән фикер түгел, ә урман белән җитди шөгыльләнергә кирәклеккә төшенүебез. Сезнең һөнәрегез кешелекле һәм җәмгыятькә файда китерү белән сугарылган. Күп очракта табигатькә саксыз караш хакимлек итүгә, урманнан тотнаксыз файдалануга карамастан, үз эшегезгә тугры каласыз. Һәркем саф һава суларга, агач йорт салырга тели – боларның һәммәсен дә сезнең хезмәтегез тәэмин итә”, - дип, Минтимер Шәймиев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм үзе исеменнән рәхмәт сүзләрен ирештерде.
Александр Гуляев турындагы якты хатирәләрен яңартып, Минтимер Шәймиев аның көчле рухлы, бай күңелле шәхес булуын, йөзендә кирәк чакта ягымлылык та, кырыслык та шундук ярылып ятуын билгеләп үтте. Бюст авторы скульптор Рөстәм Габбасовның эшен югары бәяләп, ул: “Александр Гуляевның шәхесен тулысынча бер скульптор да ачып бирә алмас иде, чөнки моның өчен бу шәхес белән якыннан таныш булып, аралашу зарур”, - диде. Минтимер Шәймиев әйтүенчә, Александр Гуляевның нәсел-нәсәбе дә бик куәтле, гайрәтле. “Ул үз фикерен ачык итеп җиткереп, проблемаларны югары дәрәҗәдә хәл итеп килде. Кыскасы, ул бик күренекле җитәкче, аның өстен сыйфатлары бәяләп бетергесез. Ул барыбыз да өчен үрнәк булырлык шәхес”, - дип белдерде Минтимер Шәймиев.
Анатолий Писаренко чыгышында Татарстанда урман хуҗалыгына җитди игътибар яшәвен һәм урманчылар өчен уңайлы шартлар тудырылуын билгеләп узды. “Александр Гуляев та, Әбузәр Гаянов та үз эшенә җаваплы карады һәм Наил Мәһдиев тә алар сукмагы буенча эшчәнлекне намус белән дәвам иттерә”, - диде А. Писаренко. Шуны да билгеләп узарга кирәк: Александр Гуляев чорында алыштыргысыз урманчылар буыны хасил булган: Иван Иванов, Нургали Миңнеханов һәм башкалар.
“ Бронза бюст кызармаслык итеп, үз эшебезне намус белән башкарырбыз”, - дип җөпләде Наил Мәһдиев чыгышларны.
Минтимер Шәймиев һәм Наил Мәһдиев Александр Гуляевка бюст ачтылар һәм чәчәкләр салдылар.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз