Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы: Республикада 1 мең азык-төлек һәм эшкәртү предприятиесе исәпләнә

2020 елның 12 декабре, шимбә

Бүген азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате мәсьәләләре турында ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Наил Залаков хәбәр иткәнчә, республика республика халкын үз җитештерүләре хисабына төп азык-төлек продуктлары белән тулысынча тәэмин итә. Бүгенге көндә республикада 1 меңнән артык азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиесе исәпләнә. Агымдагы елның 10 аенда азык-төлек продуктларын җитештерү 2019 елның шул ук чорына карата 14,6% ка арткан.

Үсемлек мае буенча иң зур үсеш – 138%, сыек эшкәртелгән сөткә – 130%, шикәр комына – 120%, озак саклау өчен икмәк- күмәч эшләнмәләренә –  112%, атланмайга – 111%.

Бүгенге көндә сөт эшкәртү күләме тәүлеккә 3,2 мең тонна тәшкил итә, ягъни авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре җитештерә торган сөтнең 90%ы. Наил Залаков Казан, Биектау, Зеленодольск, Мамадыш сөт комбинатлары эшен билгеләп үтте, алар булган куәтләрне модернизацияләделәр һәм яңаларын гамәлгә кертәләр.

Шикәр җитештерүгә килгәндә, республика буенча 2,2 млн. тонна шикәр чөгендере җыелган, уртача уңыш – 441 ц/га, шикәр заводларына 1,7 млн. тоннадан артык шикәр чөгендере китерелгән. Яңа уңыштан 235 мең тонна шикәр җитештерелгән. Елны 300 мең тонна күләмендә төгәлләү планлаштырыла.

Икмәк-күмәч продукциясен җитештерү өлешендә Казан, Чаллы, Алабуга, Зеленодольск, Чистай, Менделеевск, Тукай, Буа һәм Саба районнарында предприятие егәрлекләрен актив модернизациялиләр.

Нотыкчы шулай ук продуктларның төп категорияләренә бәя кую темасын да кузгатты. Ел башы белән чагыштырганда, республикада шикәр комы, көнбагыш мае һәм бодай оны аеруча кыйммәтләнде.

Наил Залаков шикәр бәяләре төрлечә булуын билгеләп үтте. 2015 елда күпләп-җибәрү бәяләре килосы 47 сум һәм ваклап сату бәясе 50,6 сум булса, 2019 елда шикәргә күпләп-җибәрү бәяләре 20 сумга кадәр кимегән. Шуңа күрә агымдагы елда, узган ел белән чагыштырганда, үсеш бик зур тоела. Быел сатуның максималь күләме 44 сум иде. Хәзер бәяләр кимү күзәтелә.

"Һичшиксез, шикәр бәяләренең мондый тотрыксызлыгы сатып алучыларны гына түгел, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләрен дә канәгатьләндерми. Кичә без шикәр җитештерүче барлык төбәкләр белән киңәшмәдә катнаштык, анда мондый вәзгыятьне булдырмас өчен, Россиядә барлык чәчү мәйданнарына төзәтмәләр кертү турында карар кабул ителде. Республика буенча 2021 елда шикәр кытлыгы булмасын өчен без чәчү мәйданнарын 54 мең гектарга кадәр арттырырга планлаштырабыз", - диде Наил Залаков.

Көнбагыш маена килгәндә, күпләп-җибәрү бәяләре арту динамикасы турыдан-туры Россия Федерациясенең эчке базарында чимал кытлыгы һәм май орлыгына сатып алу бәяләре арту белән бәйле. Шуның нәтиҗәсендә көнбагыш маена бәяләр артты. Уртача күпләп сату-җибәрү бәясе 80,7 сумга кадәр арткан. Май культуралары буенча мондый бәя хасил итү беренче тапкыр анализлана торган чорда барлыкка килде һәм бәяләрне тотрыкландыру өчен, РФ Хөкүмәте 2021 елның гыйнварыннан көнбагыш һәм рапс орлыгына таможня бәясеннән 30% ка кадәр чыгару пошлинасын арттыру турында карарга кул куйды. Әлеге чаралар бу тармакта бәя хасил итү белән бәйле ситуацияне стабильләштерергә тиеш.

Шулай ук агымдагы елда онга бәяләр динамикасы, шулай ук ашлыкка уртача сатып алу бәяләре анализланды. Бу чорда ашлыкка бәяләр 3 класслы бодай буенча 33% ка, бодай оны буенча 23% ка артты. Икмәкнең социаль әһәмиятле төрләренә бәяләрне кискен күтәрүне тыеп тору өчен, республика икмәк пешерү предприятиесенә чыгарыла торган продукциянең үзкыйммәте һәм сату бәяләре арасында килеп чыккан зыянны каплау өчен субсидияләр бүлеп бирә. Бу максатларга быел гына да 207 млн. сум бүлеп бирелгән. Бу икмәккә бәяләрнең кискен күтәрелүен тоткарларга мөмкинлек бирде.

Наил Залаков билгеләп үткәнчә, Идел буе федераль округында Татарстанның атланмай, каймак, пастеризацияләнгән сөт, каты һәм йомшак сырлар буенча бәяләре иң түбән. Шулай ук республика карабодай ярмасына бәяләр буенча –  2, бодай онына һәм тавык йомыркасына – 3, көнбагыш мае, тавык итенә һәм кишергә – 4 урында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International