Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров белдергәнчә, татар авылларының киләчәге милләт киләчәге белән тыгыз бәйләнгәнгә, мондый җыеннарга һәрвакыт зур өметләр баглана. Шуңа да төп максат ди ул, татар авылларын яшәтү өчен көч кую. Ул татар авыллары эшмәкәрләренең былтыр узган тәүге җыенының уңышлы һәм нәтиҗәле булуын ассызыклады. “Бүген Татарстан җитәкчелеге дә бу мәсьәләнең асылын аңлап тырышып хәрәкәт итә. Татар эшмәкәрләренең биредәге икенче җыены шуның ачык мисалы”, -ди ул.
“Без барыбыз да авылларда эшмәкәрлек үссен дип тырышабыз. Әмма ул кечкенә булса да табыш алырга тиеш, шунсыз ул үсә алмый. Авыл хуҗалыгына күрсәтелә торган ярдәм җитештерүчегә үз вакытында һәм турыдан-туры барып җитәргә тиеш”, -дип ассызыклады ул.
Хәләл ризык җитештерү эшен Россиядәге 4 меңнән артык татар авылы әйдәп барачагына шигем юк, ди Ринат Закиров. Узган елгы җыенда катнашкан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда ачылган яңа “Агропромпарк”та хәләл ризык бүлеген оештырырга күрсәтмә биргән иде. Шуны күздә тотып Россия авылларындагы 97 эшмәкәр шунда эшләргә теләк белдергән. Былтыргы җыен нәтиҗәләре буенча Бөтендөнья татар конгрессы хәләл ризык җитештерүчеләр регламенты дигән документ әзерләгән, быелгы җыен кысаларында 21 мартта узган киңәшмәдә бу эштә катнашырга теләгән эшмәкәрләр фикер алышкан. “Әлеге регламент нигезендә хәләл ризык җитештерүчеләрнең Бөтенроссия оешмасын булдыруны һәм аны РФ Юстиция министрлыгында теркәүне күздә тотабыз”,-ди Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе. Аның белдерүенчә, уңышлы эшләгән татар авыллары азык-төлек иминлеген тәэмин итү сәясәтендә катнаша.
Милләтне, татар авылларын, эшмәкәрләрне борчыган актуаль мәсьәләләрне трибунага чыгып сүз алган делегатлар, кунаклар дәвам итте. Мәсәлән, токымлы атлар үрчетү белән шөгыльләнүче Бөгелмә районы Карабаш авылы эшмәкәре Фәрит Нәбиуллин “татар глобализациягә татар аты белән дә керергә тиеш”, дигән фикер белдерде. Ул Татарстанда токымлы атлар үрчетүне арттыру, кымыз производствосын үстерү перспективаларына тукталды.
Утырышта катнашкан ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Рафаэль Хәкимов үз чыгышында Россия төбәкләрендәге бөтен татар авыллары тарихларын язуда көчләрне берләштерергә чакырды. Ул бу гаять мөһим эштә Бөтендөнья татар конгрессын ТР Фәннәр академиясе белән тыгыз хезмәттәшлеккә чакырды. Сүз, аерым алганда, Россиядәге татар авыллары турында китаплар сериясен төзүгә кагыла. “Үз юлларын эзләүләре белән аерылып торучы, каяндыр ярдәм көтмичә, четерекле проблемаларны үз көчләре белән чишүче татар авыллары бар. Бүгенгечә итеп әйтсәк, мондый акыллы, смарт-авыллар тәҗрибәсен өйрәнергә кирәк", - дип саный галим. Ул зур шәхесләр биргән авылларн университетка тиңләде. “Авыллар ипи-сөт җитештерә торган урын гына түгел, зур шәхесләр үстерү, гореф-гадәтләрне саклый торган урын да. Шул күзлектән чыгып та карарга кирәк”, -ди ул.
Президент форум делегталары күтәргән ана теле, аны саклап калу проблемасына аерым тукталып үтте. “Бу мәсьәләдә әле Татарстан күләмендә нәрсәдер эшли алсак, Россия күләмендә тел буенча позициябезне югалтып бетердек дияргә була. Бу мәсьәләне хәл итү өчен, безгә бердәм булып, телне саклау буенча үзебезнең программабызны булдырып, Мәскәү алдына куярга тиешбез. Башка милли телләр өчен дә шундый программа булырга тиеш”, -диде ул. Президент Татарстанда телне өйрәтү буенча “Ана теле” дигән интернет программа эшләнүенә дә игътибар юнәлтте.
Соңыннан Татарстан башлыгы бертөркем татар эшмәкәренә ТР Президентның Дәүләт бүләкләрен (Рәхмәт сүзе) тапшырды.