“Рөстәм Миңнеханов: “Геомәгълүмат системалары – ул яшәү рәвеше”

2013 елның 25 марты, дүшәмбе

Бүген Татарстан Хөкүмәте йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефтехиминвест-холдинг” Директорлар Советының чираттагы утырышы узды. Анда инновацион проектлар каралды.

“Рекорд” ААҖ генераль директоры Вячеслав Безбородов икътисадның төрле өлкәләрендә геомәгълүмат ссистемасын куллану турында сөйләде. Аның мәгълүматларына караганда, Татарстан Россия төбәкләреннән беренче булып космик технологияләр кертү программасын кабул иткән. Хәзер аерым ведомство системаларын бердәм инфраструктурага берләштерү тәкъдим ителә.

“Рекорд” компаниясе республикада ГЛОНАСС спутник системасы ярдәмендә проектлар гамәлгә ашырды.

“Татнефтехиминвест-холдинг” белән бергә АЗС мисалында төрле ведомстволар мәгълүматларын, шул исәптә 1500 заправка буенча контрольдә тотучыларны да берләштерүче программа комплексы булдырылган.

Рөстәм Миңнеханов электр челтәре хуҗалыгыннан алып хезмәт күрсәтү өлкәсенә кадәр геомәгълүмат системасын кертергә тәкъдим итте. Шул ук вакытта күпләрдә кызыксыну уятучы система ачык булырга тиеш. Аерым алганда, автозаправкалар буенча ягулыкның сыйфаты һәм бәясе турындагы мәгълүмат ачык булу зарур. “Бу яшәү рәвеше”, - дип билгеләп үтте ТР Президенты. Ул бу темага Республика Хөкүмәтенең махсус утырышын үткәрергә йөкләде.
“Чистый мир М” компаниясе Директорлар советы рәисе Владимир Петровский төркемнәр тәкъдимнәрен белдерде. Алар махсуслаштырылган сервис предприятиеләре оештырып 4 төп инвестицион проект әзерләгән.

Шулай итеп, Татарстанда гына түгел, ә күрше төбәкләрдә дә нефть чыгару, эшкәртү, транспортлау һәм нефть продуктлары белән тәэмин итү предприятиеләрендә резервуар паркларга хезмәт күрсәтү буенча компания булдыру тәкъдим ителә. Ә нефтешламнарны һәм нефть калдыкларын эшкәртү һәм юк итү буенча предприятие ликвидлы нефть продукты җитештерергә һәм яңа технологияләр ярдәме белән пычраган туфракны эшкәртә ала.
Бензин парларын рекуперацияләү буенча проект гамәлгә кую алдында тора. Рөстәм Миңнеханов бу тәкъдимне бик кызыклы, республикада нефтешлам цистерналары күп дип әйтте.

ТР Президенты кунакның Татарстан нефть эшкәртү һәм нефть химиясе өлкәсендә инжиринг компаниясе ачу буенча уникаль мөмкинлеккә ия дигән фикерен хуплады. Республикада төзелеш актив бара, ул тәмамлагач бу тәҗрибә киләчәктә кулланылырга тиеш. Шул ук вакытта проектлау, сынау корылмалары, җиһазлар сатып алу һәм аларны файдалану бер линиядә будырга тиеш.

"Бу юнәлештә бөтен дөнья үз продуктларын тәкъдим итә, ә без – кулланучылар”, - диде Р.Миңнеханов. Ул бу юнәлештә көчләрне берләштерергә һәм “Татнефть” белән “ТАИФ” компанияләренә бу юнәлештәге эшкә актив керешергә тәкъдим итте.

ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов РФ да беренче проект булган “Иннополис” төзү барышы турында сөйләде. Биредә 150 мең чамасы кеше эшләячәк, аларның өчтән бере югары технологияләр өлкәсендә. Шул ук мәйданчыкта ИТ-университет төзеләчәк. Ада 5 меңгә якын студент халыкара стандартлар буенча белем алачак.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, проект бөтен ил киңлегенә исәпләнгән. Иң мөһиме ул югары класслы белгечләр әзерләргә тиеш. ТР Президенты шулай ук 2 ел дәвамында Иннополиста технопарк һәм университет төзеләчәк, дип билгеләп үтте.
Утырышта “Татнефтехиминвест-холдинг” генераль директоры Рафинат Яруллин Татарстанда гамәлдә булган лаборатория җиһазлары һәм сынау корылмалары каталогын тәкъдим итте.

“Боларның барысын да эшләтү бурычы куела, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Предприятиеләрдән тәкъдимнәр кирәк”. Ул фәнни үзәкләрне һәм предприятиеләрне берләштереп бу эшне республика киңлекләрендә системалы рәвештә алып барырга тәкъдим итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International