Россиядә көзге чәчүлекләрнең мәйданы - 16 млн. гектардан азрак. Шул ук вакытта, Дмитрий Медведев сүзләренчә, көзге культураларның 90 процентының хәле яхшы һәм канәгатьләнерлек, һәм авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре яхшы уңыш алырга өметләнә..
Федераль максатчан программа кысаларында авыл хуҗалыгына ярдәм итүгә бюджеттан 137 млрд. сум бүлеп бирелә. Төбәкләрнең гаризалары буенча, инде 21,5 млрд. җибәрелгән.
Дмитрий Медведев төбәк җитәкчеләрен чәчүлекләрне иминиятләштерүгә игътибар итәргә чакырды. РФ Хөкүмәт башлыгы бу вакытка кадәр иминиятләштерелгән чәчүлекләрнең өлеше аз булуын әйтте. Көзге чәчүлекләр 4,6 млн. га мәйданда гына иминиятләштерелгән.
Барлык хуҗалыклар диярлек орлыклар белән тәэмин ителгән. 2,5 млн. тонна дизель ягулыгы һәм 360 мең тонна бензин таләп ителә.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин барысын да Россия һәм Беларусь халыкларының берләшүе көне белән котлады.
Искәртәбез, Россия һәм Беларусь халыкларының берләшү көне 2 апрельдә билгеләп үтелә.
«Россия һәм Белоруссия халыклары арасында тарихи урнашкан тыгыз элемтәләр мәдәниятләр, традицияләр һәм кыйммәтләр уртаклыгына, үзара хөрмәт һәм ярдәмгә нигезләнгән", - диелә котлау текстында.
Бүген «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.
Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Төп тема - 2025 елда «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы һәм 2026 елга бурычлар турында.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы рус теле буенча комиссия утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры урынбасары, комиссия рәисе урынбасары Ләйлә Фазлыева үткәрде.