Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ТР Хөкүмәт Йортында Универсиада чорында Болгарда һәм Зөя утрау-шәһәрчегендә туристлыкны оештыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар
2013 елның 26 марты, сишәмбе
Бүген ТР Хөкүмәт йортында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков җитәкчелегендә узган киңәшмәдә катнашучылар Универсиада чорында Болгарда һәм Зөя утрау-шәһәрчегендә туристларга сыйфатлы хезмәт күрсәтүне оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, ТР Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен яңадан торгызу Республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев катнашты.
Илдар Халиков киңәшмәне ачканда, Болгар һәм Зөянең тарихи һәйкәлләрен яңадан торгызу эшләренең мөһим булуын билгеләп үтте. “Күп еллар дәвамында Россиядә андый инициатива булмады. Бу эшне оештырган һәм хәйрия акчасы биргән кешеләрнең зур хезмәте юкка чыкмасын өчен, без барысын да эшләргә тиеш”, - дип ассызыклады ТР Премьер-министры.
ТР Хөкүмәт җитәкчесе сүзләренә караганда, Болгар белән Зөя республиканың гына түгел, ә бөтен Россиянең туристлык үзәкләренә әверелергә тиеш. Һәм туристларны җәлеп итәргә мөмкинлек бирүче иң зур чараларның берсе - Казанда Универсиада уздыру булырга тиеш.
Илдар Халиков билгеләп үткәнчә, Студентлар уеннарына 127 илдән 9000 спортчы, 2000 судья, волонтерларны исәпләмичә, 5000 персонал киләчәк. “Безгә дәүләт вәкилләре, вуз хезмәткәрләре, күпсанлы журналистларның килүе, безнең өчен бик мөһим, - дип белдерде ТР Премьер-министры. – Кешеләр республикадан яхшы хис-кичерешләр алып, яңадан килү теләге белән китәргә тиеш, һәм алардан соң башка кунаклар да килсеннәр иде”.
Болгарга килүче туристлар саны 2011 ел белән чагыштырганда 160 процентка артып, 133510 кеше тәшкил итте, дип хәбәр итте ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры урынбасары Сергей Иванов. Зөягә утрау-шәһәрчегенә килүчеләр саны 254 процентка артып 43287 кеше тәшкил иткән. Универсиада вакытында туристлар агымы шактый артыр дип көтелә.
“Без күпсанлы туристларны кабул итәргә әзер булырга тиеш”, - дип басым ясады Илдар Халиков.
Киңәшмә барышында анда катнашучылар Универсиада чорында туристларга транспорт хезмәте күрсәтү, Болгар һәм Зөя кунаклары өчен мәдәни программа оештыру мәсьәләләрен хәл итү буенча да фикер алыштылар. Бу турислык объектларының рәсми сайтларын популярлаштырукирәк, дип аерым ассызыклады Илдар Халиков. Хәзерге вакытта сәфәр алдыннан туристларның 95 проценты шәһәрнең истәлекле урыннары белән Интернеттан таныша, дип билгеләп үтте ТР Премьер-министры.
“Болгар белән Зөя утрау-шәһәрчегендә эшлисе эшләр бар әле. Бу һәйкәлләрнең язмышы бары тик бездән тора”, - дип йомгаклады ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев.
ТР Президенты матбугат хезмәте. Михаил Миронов
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз