Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Аспен шәһәрендә (АКШ, Колорадо штаты) уздырылган Идеяләр фестивалендә доклад белән чыгыш ясады

2008 елның 3 июле, пәнҗешәмбе
Бүген тышкы икътисади эшчәнлек буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов журналистларга Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясенең АКШка (Колорадо штаты) эшлекле визитының нәтиҗәләре турында сөйләде.
Шуны искәртик: Татарстан делегациясе
Аспен (АКШ, Колорадо) шәһәрендә визит белән 2008 елның 29 нчы июненнән 1 нче июленә кадәр булды. Сәфәрнең төп максаты Аспенда (Aspen Ideas Festival) инде дүртенче мәртәбә үткәрелә торган Идеяләр фестивалендә катнашу булды. Чара, гадәттә, заманның актуаль мәсьәләләре турында фикер алышу өчен, Американың барлык штатларыннан килгән галимнәрне, сәясәтчеләрне, дин әһелләрен, фәлсәфәчеләрне җыя.
Искәндәр Мөфлиханов хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Идеяләр фестиваленә аны оештыручыларның чакыруы буенча килгән һәм анда катнашучылар каршында Татарстандагы икътисади хәл турында 10 минутлык доклад белән чыгыш ясаган.
“Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнехановның чыгышы аудиториядә бик зур кызыксыну уятты, - диде Искәндәр Мөфлиханов.- Америкалылар Россия төбәкләрендәге тормыш турында аз беләләр, аларны барысы да кызыксындыра. Күпләре безнең илебезне әлегә кадәр Советлар Союзы дип йөртә. Докладтан соң сораулар яудыра башладылар. Фестивальдә без Татарстан Республикасы турында күп сандагы мәгълүмати материаллар тараттык. Рөстәм Миңнеханов үзенең докладында чит ил партнерлары белән хезмәттәшлек кысаларында республиканың нинди шартлар тәкъдим итүе, Көнбатыш компанияләре катнашында Татарстанда нинди проектлар инде тормышка ашырылуы турында сөйләде.
Аспенда Идеяләр фестивале кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры сенаторлар – АКШ парламентының югары палатасы вәкилләре белән берничә очрашу уздырды. Анда сүз сәүдә, икътисади мәсьәләләр һәм чит ил инвесторларын җәлеп итү өлкәсендә Татарстан һәм АКШ арасында (Татарстан Республикасы компетенциясе кысаларында)
икеяклы хезмәттәшлекне ныгыту турында барды. Искәндәр Мөфлиханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы шулай ук Америка инвестицияләрен республиканың үсеш базарына җәлеп итү мәсьәләләренә дә кагылып узды.
Моннан тыш, тышкы икътисади эшчәнлек буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе АКШка визит барышында Колорадо дәүләт колледжы белән хезмәттәшлек перспективалары буенча, шул исәптән Татарстандагы югары уку йортлары студентлары һәм укытучылары белән алмашу алып баруны җайга салу буенча әңгәмә үткәрелүе турында хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International