Рөстәм Миңнеханов: “Тәкъдим ителгән идеяләр Татарстан Республикасының икътисади потенциалын ачып бирәләр”

2008 елның 4 июле, җомга
Бүген “Корстон” кунакханәсенең сәүдә-күңел ачу комплексында III Казан венчур ярминкәсен ачу оештырылды. “Күргәзмәдә Татарстанның икътисади потенциалын ачып бирә торган күп кенә кызыклы идеяләр һәм киңәшләр тәкъдим ителгән иде”, - дип саный Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов.
Ярминкәдә Россиянең 10 шәһәреннән килгән 50 дән артык катнашучы үз проектларын тәкъдир итте. “Татарстан – венчурлы инвестиция буенча Россиянең иң перспективалы төбәге, - дип билгеләп үтте турыдан-туры һәм венчурлы инвестициянең Россия ассоциациясе башкарма директоры Альбина Никконен – Һәр ярминкә саен компанияләр үзләренең бизнесларын яхшырак күрсәтә баралар. Республикада эшмәкәрләргә, үзләренең идеяләрен җәелдерү өчен, мөмкинлекләр тудыралар”.
Хәзерге ярминкәнең мөһим үзенчәлеге булып, кече һәм урта предприятиеләр гаризаларының якынча экспертизасы һәм сайлап алынган компанияләр менеджментлары һәм хуҗаларының якынча хәзерлеге тора. Апрель ахырында “Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды” коммерцияле булмаган дәүләт оешмасы директоры урынбасары Ренат Билалов “Татар-информ” агентлыгына хәбәр иткәнчә, чараларда катнашуга 100 дән артык гариза бирелгән була.
Ярминкә тәмамланганнан соң, компетентлы судьялар комиссиясе компания-экспонентлар арасында төрле номинацияләр буенча җиңүчеләрне билгеләячәк: “Ярминкәнең иң яхшы компаниясе”, “Иң яхшы менеджмент”, “Россия базарындагы уңышлары өчен”, “Төбәк базарындагы уңышлары өчен” һәм “Оригиналь бизнес-идея”.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International