Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казан Кремлендә иллеләп кешегә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Алар арасында машинист, үзбушаткыч һәм бульдозер йөртүчеләрдән алып табиблар, мәдәният эшлекләре, федераль хезмәтләрнең республикадагы идарәләре белгечләре, сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләре, төзүчеләр, халыкка хезмәт күрсәтү оешмалары, югары мәктәп вәкилләре, фән эшлеклеләре, архитекторлар, геологлар, икътисадчылар һәм юристлар бар иде.
Спикер, бүләкләнүчеләрне сәламләп, бирегә үз өлкәсендә алдынгы булган, күренекле, республиканың социаль-икътисади үсешенә бөртекләп өлеш керткән кешеләрнең җыелуын билгеләп үтте. “Һәркем үз эш урынында ирешкән казанышлар иң элек сезнең хезмәттәшләрегез тарафыннан бәяләнгән, ә республика һәм ил җитәкчелеге аларны хуплады. Гомуми уңыш шулай бөртекләп җыеладыр инде ул”, - дип, парламент башлыгы, республика өчен 2012 елның тулаем алганда уңышлы булуын белдерде. Татарстанның бик күп күрсәткечләр буенча РФнең беренче 10 төбәге арасына керүен ассызыклап үтте.
Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның толерант республика булуын, анда төрле милләт һәм дин вәкилләренең гасырлар буена тыныч, дустанә гомер итүен әйтте. “Әлеге җирлекне саклау – бу бер Хөкүмәтнең, хакимият органнары казанышы гына түгел, республикабызның күпмилләтле халкы тарафыннан хупланган дөрес сәясәт алып бару нәтиҗәсе”, - дип белдерде спикер. Һәм үз чыгышында республика үсешенә өлеш керткән галимнәр, төзүчеләр, юллар салучыларның хезмәтен югары бәяләде. Капиталь төзелеш буенча эшнең зур күләмдә алып барылуын, моның үз чиратында социаль мәсьәләләрне чишүгә, төзелеш индустриясен эш белән тәэмин итүгә нигез булып торуын билгеләп үтте. Шулай ук федераль программа кысаларында күпфатирлы йортларда ремонт алып бару, мәгариф өлкәсендәге реформалар, яшь буынны тормышка яраклы итеп әзерләп чыгару, республикадагы сәнәгать предприятиеләренең потенциалы һәм башка мәсьәләләр дә читтә калмады.
Билгеле инде: Казанда июль аенда узачак студентларның Бөтендөнья җәйге уеннары – Универсиада турында да сүз булды. “Универсиада республика имиджына эшләргә тиеш. Без уеннарны уңайлы һәм имин итеп уздыру өчен әзерлек алып барабыз”, - диде спикер, Татарстаннан соң чиратның Сочига күчүен, безгә карап, Россия турында фикер йөртәчәкләрен хәбәр итте. Ул Европа Советында да Универсиаданы тәкъдим итүен, интерактив режимда төзелгән экспозицияләрнең яхшы тәэсирләр калдыруын билгеләп үтте. Уеннарның туристларны һәм инвесторларны җәлеп итү өчен менә дигән мөмкинлек булуын белдерде.
“Без Универсиада белән меңләгән яшь кешене спортка тартачакбыз. Спорт – ул берләштерүче чара. Бөтен дөнья берләштерүче юллар эзли. Менә ул – спорт һәм сәламәтлек”, - дип, үз фикерләре белән уртаклашты Фәрит Мөхәммәтшин.
Бүләкләнүчеләргә килгәндә, алар арасында сәламәтлек сагында торучыларның күплеген күрергә була иде. Бигрәк тә Казан шәһәренең 10 нчы поликлиникасы баш табибы Александр Бунятянны (аңа “РФнең атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре” исеме бирелде); Казан шәһәренең 7 нче клиник хастаханәсе баш табибы урынбасары Сергей Мишакинны, 11 нче клиник хастаханәсе баш табибы урынбасары Лилия Ракаеваны (алар ТРның атказанган табибы исеменә лаек булды) билгеләп үтәсе килә. Шулай ук республиканың атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәрләре дә билгеләп үтелде. Фәрит Мөхәммәтшин, эшләренең авырлыгын, соңгы вакытта кешеләрнең яман шеш авырулары белән күпләп чирләвен искәртеп, Республика клиник онкология диспансерының өлкән шәфкать туташы Лена Сәхәпованы тәбрикләде һәм халыкны сәламәтләндерүдә уңышлар теләде.
Фәрит Мөхәммәтшин инде ничә еллар буена республика законнарын эшләү юнәлешендә иңгә-иң куеп хезмәт иткән, хәзерге вакытта ТР Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Валентина Липужинага “Фидакарь хезмәт өчен” медален тапшырды. Бу бүләкнең озак еллар дәвамында республикада җаваплы вазыйфаларда эшләгән В.Липужинаның хезмәтен бәяләү дип билгеләп үтте.
Ахырдан бүләкләнүчеләр истәлеккә фоторәсемгә төште.