ТР Президенты “ТАНЕКО” икенче чиратының төзелешендә, җылылык һәм электр энергиясе эшләп чыгара торган станциядә булды

2013 елның 3 апреле, чәршәмбе

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “ТАНЕКО” нефть эшкәртү комплексында һәм Түбән Камадагы ТЭЦ-2дә булды. Ул катнаш гидрокрекинг җайланмасы (КУГ) – нефть эшкәртү заводының икенче чираты төзелеше барышы белән танышты.

Подрядчы оешмаларның җитәкчеләре беренче эшләтеп җибәрү циклында эшләрнең барышы турында хәбәр иттләр, алар бу айларда төгәлләнергә тиеш. Бүген монда төзү-монтажлау эшләренә якынча 4 мең эшче җәлеп ителгән.

Президентка югары әзерлек дәрәҗәсендә булган төп объектларны күрсәттеләр. Алар арасында – контроль ясау урыны, катнаш гидрокрекинг җайланмасы үзәге. Монда барлык челтәрләрдән җайланманың эшчәнлеге турында мәгълүмат киләчәк һәм автомат рәвештә эшкәртеләчәк. Соңыннан – гидрокрекингның реакторына водород бирү өчен файдаланыла торган компрессор станциясе. Катнаш гидрокрекинг җайланмасы персоналы өчен 200 урынлы ашханә белән көнкүреш корпусы киләсе объект булды.

Түбән Каманың 2010 нчы елдан “Татнефть”неке булган ТЭЦ-2 яңа объеклар төзелеше мәйданында Рөстәм Миңнехановка җылылык һәм электр энергиясе эшләп чыгара торган станцияне тулысынча реконструкцияләү проектын күрсәттеләр.

Нәтиҗәдә, аның электр куәте 350 мегаваттка кадәр арттачак, тулаем алганда, ул 730 мегаватт булачак. Бу компаниянең нефть эшкәртү комплексы эшчәнлеге һәм Түбән Кама сәнәгать округында электр куәте дефицитын тулыландыру өчен дә җитә.

ТЭЦны модернизацияләүнең икенче юнәлеше – ягулык сыйфатында коксны файдалану, ул “ТАНЕКО”да нефтьне тирән эшкәртү вакытында барлыкка киләчәк. Бу “ТАНЕКО” белән Түбән Камадагы ТЭЦ-2нең интеграциясен генә түгел, ә нефть эшкәртүне һәм электр, җылылык энергиясен эшләп чыгаруны үз эченә алган ябык цикл стратегиясен тормышка ашыруны тәэмин итәчәк. Бу вакытта Европа экология стандартларына туры килгән алдынгы технология кулланылачак.

Рөстәм Миңнеханов әлеге проектны бик кызыклы дип атады һәм аның “ТАНЕКО”ның алдагы үсеше белән технологик бәйләнешен билгеләп үтте. Ул тагын бер өстенлек дип, бик зур күләмдә табигый газны азат итүне атады, әлеге табигый газ Түбән Кама сәнәгать округы ихтыяҗлары өчеен файдаланылачак.

Соңыннан ТР Президенты “ТАНЕКО” төзелешенең республика штабы бинасында «Татнефть» ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәһаутдинов, Түбән Кама башлыгы Айдар Метшин, проектның барлык катнашучылары вәкилләре, бер төркем министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашында киңәшмә уздырды.

Җитештерү эшчәнлеге барышы, заводның беренче чират объектлары төзелеше тәмамлану һәм аларны комплекслы эшләтеп карау турында "ТАНЕКО” ААҖ генераль директоры Леонид Алехин хәбәр итте. Аның мәгълүматы буенча, завод эшләтеп җибәрелгәннән соң, инде 11 млн. тонна нефть эшкәртергә өлгергән һәм бүген елына 7 млн. тонна чимал эшкәртеп, стабиль рәвештә эшли. Катнаш гидрокрекинг җайланмасы (1Б этабы) төзелеше барышы турында “Татнефть” ААҖнең төзелеш проектларын тормышка ашыру идарәсе башлыгы Николай Заикин сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, бу айларда беренче эшләтеп җибәрү циклында төзелеш-монтажлау эшләре төгәлләнәчәк, ә, тулаем алганда, алар агымдагы ел ахырында тәмамлана.

Рөстәм Миңнеханов нәтиҗәләр чыгарганда проектны тормышка ашыруга җәлеп ителгән барлык структураларның системалы эшчәнлеген билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, булган комплекс билгеләнгән режимда эшли, ә төзелә торган чиратта реаль үзгәрешләр күренә, алар билгеләнгән планнарның үтәлүенә өметләнергә нигез бирә. ТР Президенты барлык төп юнәлешләр буенча нефть эшкәртү заводы эшчәнлегендә халыкара регламентларга чыгу бурычын куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International