"Алабуга" МИЗда "Армстронг" компаниясе заводына старт бирелде

2013 елның 3 апреле, чәршәмбе

Америка компаниясе "Армстронг"ның түшәм панельләре җитештерү буенча Россиядәге беренче заводы 2014 ел азагына "Алабуга" МИЗ территориясендә үзенең эшен башлап җибәрәчәк. Бүген яңа предприятенең нигез ташын салу тантанасы булды, анда Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов катнашты. Шулай ук тантанада "Особые экономические зоны"ААҖ генераль директоры Михаил Трушко, Armstrong World Industries президенты Мэтт Эспе дә катнашты.

Armstrong Америка компаниясе элмәле түшәм панельләрен беренчеләрдән булып җитештерә башлаган иде. Татарстандагы завод аның өчен россиядә беренче булачак. Проектка инвестицияләрнең гомуми күләме 100 млн доллар тәшкил итәчәк. Предприятие 10 гамәлгә ашыру җирдә урнашачак. Заводның еллык җитештерү куәте 22 млн квадрат метр түшәм плиталарыннан гыйбарәт булачак. "Алабуга" МИЗдагы завод минераль җепселләрдән элмәле системалар җитештерү буенча Россиядә беренче завод булачак. Заводны эшләтеп җибәрү һәм беренче продукцияне чыгару 2014 ел азагына планлаштырыла.

Ачу тантанасы алдыннан Armstrong World Industries компаниясе президенты Мэтт Эспе белән очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов бүгенге вакыйганы Россия өчен бик мөһим дип атады. "Без сезнең компанияне бөтендөнья дәрәҗәсендәге компания дип беләбез һәм Татарстанда сезнең завод пәйда булу безне бик сөендерә", - одип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Мэтт Эспега.

Ул Armstrong компаниясе җитәкчелеген "Алабуга" МИЗын завод төзү өчен сайлап алганнары өчен аларга рәхмәт белдерде. "Бу – Татарстанга, "Алабуга" МИЗына ышаныч билгесе, һәм киләчәк инвесторлар өчен яхшы сигнал ", - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Президенты.

Рөстәм Миңнеханов Armstrong компаниясе җитәкчелеген Татарстан ягыннан төзелештә генә түгел, продукцияне киләчәктә базарларга тәкъдим итүдә һәм кертүдә дә ярдәм күрсәтеләчәгенә ышандырды.

ААҖ "Махсус икътисадый зоналар" генераль директоры Михаил Трушко нигез ташы салу тантанасында ясаган чыгышында әлеге вакыйганы махсус икътисадый зоналар институты өчен мөһим вакыйга булуы турында сөйләде. "Америка инвесторы өчен бу яхшы фал, ә без үз чиратыбызда, туры инвестицияләргә кирәкле бөтен шартларны да булдыра алуыбызны күрсәтер өчен, производствоны срогынан алдарак ачып җибәрергә тырышырбыз, ", - дип әйтте М.Трушко.

Armstrong World Industries президенты Мэтт Эспе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка компаниягә шәхси ярдәме өчен һәм республика җитәкчелеге ярдәме өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук ул рәхмәт сүзләрен РФ Региональ үсеше министры урынбасары Сергей Дарькинга һәм ААҖ "Махсус икътисадый зоналар" генераль директоры Михаил Трушкога карата да әйтте.

"Армстронг" Казанда инде 19 ел эшли, безнең архитекторлар, дистрибьюторлар, проектировщиклар белән яхшы мөнәсәбәтләр урнашты. Әмма бүгенге чара бик мөһим - без компаниянең иң масштаблы инвестиция проектын башлап җибәрәбез", - дип ассызыклады Мэтт Эспе. 

Тантана ахырында ңурналистларга биргән интервьюда ААҖ "Махсус икътисадый зоналар" генераль директоры Михаил Трушко "Алабуга" МИЗын Россиядәге бөтен махсус икътисадый зоналар арасында лидеры икәне турында әйтте. "Безгә "Алабуга" тәҗрибәсен дөрес бәяләргә кирәк, аны өйрәнергә һәм бөтен Россия буенча таратырга кирәк", - дип белдерде М.Трушко.

Мэтт Эспе сүзләренчә, Armstrong компаниясенең Татарстаны сайлауында төп сәбәп республика җитәкчелегенең проекта ярдәме , хезмәт ресурсларының сыйфаты һәм "Алабуга" МИЗ инфраструктурасы сыйфаты булды. "Әлеге факторлар карар кабул итүне җиңел иттек", - дип белдерде Armstrong компаниясе башлыгы.

Ул шулай ук Россия дөньяда күләме буенча өченче түшәм япмалары базары икәнен әйтте, шуңа күрә компаниягә илдә үз производсвосын булдыру кирәк булды. Ә "Алабуга" МИЗ, Мэтт Эспе сүзләренчә, Россия базарына яхшы транспорт инфраструктурасы ярдәмендә баруны да җайлаштырган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International