Авыл хуҗалыгы техникасын язгы кыр эшләренә әзерләү турында ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
Киңәшмәне видеоконференция элемтәсе режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Министр хәбәр иткәнчә, 2021 елгы чәчү кампаниясендә 11 мең трактор, алтышар мең культиватор һәм чәчкеч, 730 киң алучы чәчү комплексы җәлеп ителәчәк. Уртача алганда техниканың якынча 70% ы амортизация вакыты чикләрендә файдаланыла.
Республика техник модернизация программасы һәм “Росагролизинг” АҖнең ташламалы программалары ярдәмендә 2020 елда хуҗалыклар 480 трактор, 300 культиватор һәм чәчкеч, шулай ук 81 чәчү комплексы сатып алган.
Бүгенге көндә тракторларның – 68%ы, чәчкечләрнең – 85%ы, чәчү комплексларының – 65%ы, культиваторларның 88%ы ремонтланган.
Техниканы әзерләү өчен барлыгы 3,7 млрд сум акча кирәк, шул исәптән язгы кыр эшләренә – 2 млрд сум. Хәзерге вакытта 1,5 млрд сумга запас частьләр сатып алынган, шуның 1 млрд сумнан артыгы – язгы кыр эшләренә.
Шулай ук Марат Җәббаров агросәнәгать өлкәсендә хезмәт саклау турында сөйләде. 2020 елда җитештерүдә авыр тән җәрәхәтләре алуга бәйле 8 очрак теркәлгән, 4 очрак үлем белән тәмамланган. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә терлекче, механизатор һәм слесарь-ремонтчы гарипләнү куркынычы иң зур булган һөнәрләр рәтендә кала.
2020 елда авыл хуҗалыгы берләшмәләренең хезмәтне саклау чараларына чыгымнары 230 млн сумга якын, яки бер хезмәткәргә 4725 сум тәшкил иткән.