Рөстәм Миңнеханов: Сәяси, социаль өлкәдә тотрыклылык булмаса, икътисадта уңай була алмый

2013 елның 5 апреле, җомга

Кеше хокуклары буенча Европа Советы Комиссары Нил Муйжниекс белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында узды, анда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, Россия Федерациясе МИДның Татарстан Республикасыдагы вәкиле Радик Вахитов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов һәм башкалар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов кунакларны Татарстан башкаласы Казанда сәламләде – республиканың кеше хокукларын яклауны тәэмин итү мәсьәләләрендә Европа Советы белән яхшы мөнәсәбәтләр урнашуын билгеләп үтте. Ул шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның Европа Советы Җирле һәм региональ хакимиятләр конгрессының Актуаль мәсьәләләр комитеты (КМРВСЕ) рәисе булуын искә төшерде.

Бүген безнең төп бурычыбыз – республикада тотрыклылыкны һәм киләчәктә республика үсешен тәэмин итү, диде Рөстәм Миңнеханов, сәяси, социаль өлкәдә тотрыклылык булмаса, икътисадта уңай була алмый.

Исегезгә төшерәбез, Кеше хокуклары буенча Европа Советы Комиссары Нил Муйжниексның бу Казанга беренче визиты. Аның сүзләренчә, бүген Россиядә һәм аның субъектларында кеше хокукларын тәэмин итүдә нәрсәләр булуын аңлау мөһим. Мин бу җәһәттән Мәскәүдәге хәлләрне генә түгел, аннан читтәге вәзгыятьне дә беләсем килә, дип белдерде ул. Муйжниекс әфәнде билгеләп үткәнчә, үз сәяхәтендә ул акцентны хокук- хөкем системасын реформалаштыру мәсьәләләренә ясый.

Белешмә өчен:
Кеше хокуклары буенча Европа Советы Комиссары бәйсез вазыйфаи зат була, ул Европа Советы илләрендә кеше хокукларын үтәүгә ярдәм күрсәтергә тиеш, күп кенә халыкара һәм милли структуралар, шул исәптән БМО, ОБСЕ, университетлар һәм башкалар белән хезмәттәшлек итә. Комиссар кеше хокуклары бозылуга кагылышл индивидуаль шикаятьләрне карамый.

2012 елда Нил Муйжниекс бу урында Швеция вәкиле Томас Хаммарбергны алмаштырган, Томас Хаммарберг бу постны 2006 елдан биләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International