Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов һәм Ros Roca Group/INDOX компаниясе вәкилләре берничә юнәлеш буенча хезмәттәшлек вариантлары турында сөйләштеләр
2013 елның 5 апреле, җомга
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Ros Roca Group/INDOX (Испания) компаниясе вәкилләре үзара файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында узды, чарада Ros Roca Group/INDOX компаниясе вице-президенты, генераль менеджеры Сальвадор Рока, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм «КАМАЗ» ААҖ вәкилләре катнашты.
Яклар каты көнкүреш калдыкларын аралау һәм җыю, җәмәгать транспортына, йөк машиналарына, авыл хуҗалыгы машиналарына һ.б. ягулык сыйфатында газны файдалану кебек юнәлешләр буенча хезмәттәшлек вариантлары турында сөйләштеләр.
Ros Roca Group/INDOX компаниясе технологияләре безгә бик тә кызыклы, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. Ул Татарстан “Газпром” компаниясе белән инде транспортны газ ягулыгына күчерү проекты турында сөйләшүен билгеләп үтте. Булган технологияләр моны эшләргә мөмкинлек бирәләр һәм без “Газпром” ААҖ белән әлеге мәсьәләне чишә алабыз, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.
Ros Roca Group/INDOX компаниясе вәкилләре Рөстәм Миңнехановка компания эшчәнлеге турында һәм калдыкларны җыю өлкәсендәге, автомобильләргә ягулык урынына газны куллану өлкәсендәге проектлары турында сөйләделәр. Алар Барселона шәһәре мисалында каты көнкүреш калдыкларын җыю турында сөйләделәр.
Транспортны газ ягулыгына күчерүгә килгәндә, әлеге проект белән "КАМАЗ” ААҖ кызыксыну белдерде.
Очрашуга нәтиҗәләр ясаганда, Рөстәм Миңнеханов проектларны җентекләп өйрәнү һәм алар буенча алдагы хезмәттәшлек өчен, шулай ук әлеге юнәлешләрдә Ros Roca Group/INDOX компаниясе тәҗрибәсен өйрәнү өчен берничә мәсьәләләр блоклары буенча эш төркемнәре оештырырга тәкъдим итте. Ros Roca Group/INDOX компаниясе белән хезмәттәшлек турында әңгәмә берничә айдан соң дәвам итәчәк, дип исәпләнә. Ros Roca Group/INDOX компаниясе вәкилләре Татарстан белгечләрен Испаниягә компания эшчәнлеге һәм аның производствосы белән танышу өчен чакырдылар.
ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз