Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Амстердамга килде

2013 елның 8 апреле, дүшәмбе

Россия рәсми делегациясе составында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов бүген эш визиты белән Амстердамга (Нидерланд Корольлегенә) килде.

Сәфәренең төп максаты – Россиянең Нидерландтагы һәм Нидерландның Россиядәге кара-каршы Елын ачуда катнашу. Ачу тантанасы бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Нидерланд Королевасы Беатрикс катнашында булачак. Чара “Амстельдә Эрмитаж” музеенда узачак (Амстердам).

Исегезгә төшерәбез, 2013 елны Россиянең Нидерландтагы һәм Нидерландның Россиядәге кара-каршы Елы дип игълан итү турындагы сөйләшүгә 2009 елда ирешелгән иде. Әлеге кара-каршы Елны уздыру өчен оештыру комитеты оештырылган иде, ул Россия һәм Нидерланд ягы вәкиләреннән тора.

Россиянең Нидерландтагы Нидерландның Россиядәге кара-каршы Елын бәйрәм итү кысаларында илләр югары дәрәҗәдә рәсми визитлар, икътисадый делегацияләр алмаштылар һәм шактый мәдәни һәм иҗтимагый чаралар уздырдылар. Барысы 350тән артыграк чара планлаштырылды.

Россиянең бер регионы буларак Татарстан Республикасына килгәндә исә, Россиянең Нидерландтагы Елын үткәрү кысаларында апрель аенда Роттердам шәһәрендә М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры чыгышы узачак (“Спартак” балеты). Театрның башка Нидерланд шәһәрләрендәге гастрольләре 21 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. 2013 елның августында ел саен Россотрудничество тарафыннан уздырыла торган чарада – Нидерландта “Россия йолдызлыгы” милли мәдәният фестивалендә катнашу планлаштырыла.

2013 елның июнендә – Казанда Россия буенча турне кысаларында “Toeac” голланд аккордеон дуэты чыгыш ясыйячак, ә сентябрьдән алып ноябрьгә кадәр Татарстан Республикасы дәүләт сынлы сәнгать музеенда “Голланд ориенталисты Мариус Бауэрның Мәскәүгә кайтуы” дигән Нидерланд күргәзмәсе оештырылачак.
2013 елның ноябренең беренче яртысында Мәскәүдә Россиянең Нидерландтагы Елын ябу тантанасы узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International