Рөстәм Миңнеханов Россиянең Нидерландтагы һәм Нидерландның Россиядәге кара-каршы Елын ачуда катнашты

2013 елның 8 апреле, дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия рәсми делегациясе составында Россиянең Нидерландтагы һәм Нидерландның Россиядәге кара-каршы Елын ачуда катнашты.

Россиянең Нидерландтагы һәм Нидерландның Россиядәге Елына стартны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Нидерланд Королевасы Беатрикс бирделәр.

Ачу тантанасы «Амстелда Эрмитаж» (Амстердам) музеенда узды.

Россия Президенты һәм Нидерланд Королевасы кара-каршы шәһәрләрнең рәсми стартына багышлап хәтер тактасын ачтылар. 

Искә төшерик, Дәүләт Эрмитажы филиалы Голландия башкаласында 2009 елда ачылды һәм Нидерландта мөһим мәдәният үзәгенә әйләнде. Владимир Путин һәм Королева Беатрикс март аенда «Амстелда Эрмитаж»да ачылган «Бөек Петр, киләчәккә омтылучан патша” күргәзмәсен карадылар. Владимир Путин шулай ук Мактаулы кунаклар китабында язу калдырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International