Россия инновацион регионнары ассоциациясе Советы рәисе Рөстәм Миңнеханов Амстердамда Россия-Нидерланд хезмәттәшлеге буенча кайбер документларга имза салды

2013 елның 8 апреле, дүшәмбе

Бүген Амстердамда (Нидерланд корольлеге) Татарстан Республикасы Президенты, Россия инновацион регионнары ассоциациясе (РИРА) Советы рәисе Р.Н. Миңнеханов Россия-Нидерланд хезмәттәшлеге буенча кайбер документларга имза салды.

Чара Амстердамда Россиянең Нидерландтагы һәм Нидерландның Россиядәге кара-каршы Елын Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин катнашында рәсми рәвештә ачу (2013 елның 8 апреле) кысаларында узды.

Көннең икенче яртысында Россия һәм Нидерланд вәкилләре, икътисад, фәнни тикшеренүләр һәм мәдәнят өлкәсендә Россия Федерациясе белән Европа Союзы арасындагы стратегик партнерлыкка таянып, үзара файдалы хезмәттәшлек турында документларга имза салуда катнаштылар. Барысы 28 документка имза салынды.

Документларга имза салу Амстердама Диңгез музеенда (Суднолар йөреше музеенда) узды.

Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов Россия инновацион регионнары ассоциациясе Советы рәисе сыйфатында РИРА (Россия Федерациясе) белән Task Force Health Care (“Сәламәтлек буенча махсус оешма”) (Нидерланд Корольлеге) коммерциячел булмаган оешмасы арасында ниятләр турындагы килешүгә имза салды. Документ медицина, биомедицина һәм биотехнологияләр өлкәсендә фәнни-техник хезмәттәшлекне урнаштыруны һәм үстерүне, фәнни-техник программаларны, проектларны, эшләнмәләрне һәм фәнни-техник хезмәттәшлеккә бәйле бүтән чараларны алга җибәрү максатларында, галимнәр һәм белгечләр, шул исәптән яшь белгечләр алмашуны, фәнни-техник мәгълүмат алмашуны һәм инновацион структуралар булдыруга ярдәм күрсәтүне күз алдында тота.

Шулай ук яклар “Горизонт 2020” фәнни-технологик һәм инновацион үсеш буенча Европа Союзы программасын һәм 2020 елга кадәр чорга Россия Федерациясендә биотехнологияләр үсешенең комплекслы программасын күз алдында тота торган милли һәм халыкара стратегияләрне җайга салу һәм гармонияләштерүгә ярәм итәрләр дип көтелә.

Нидерланд ягыннан документка Task Force Health Care Тейс Телинг коммерциячел булмаган оешмасы рәисе имза салды.

Шуннан соң имза салынган документ Россия инновацион регионнары ассоциациясе белән The Technopolicy Network (“Технополис” инновацион платформасы, Нидерланд Корольлеге) арасында ниятләр турындагы килешү булды. Документ региональ үсешнең фән сыйдырышлы уртак программаларын әзерләүгә, региональ инновацион үсеш өлкәсендә өр-яңа тәҗрибә хакында актуаль мәгълүмат алуга, шул исәптән Россия инновацион регионнары ассоциациясенең уртак Инновацион форумын уздыру (2014 елдан башлап) кысаларында да, ярдәм итәр дип көтелә.  

Уртак фәнни һәм инновацион тикшеренүләр энергиянең торгызыла торган чыганаклары (аерым алганда, өченче буын кояш энергетикасы технологияләре), өченче буын биоэнергетик технологияләр, ашамлык продуктларын һәм авыл хуҗалыгы продукциясен (климат үзгәрүгә ияләшү технологияләре), медицина, авиакосмик сәнәгать һәм башкалар өлкәсендә гамәлгә ашырылачак дип күзаллана.

Документларга Россия инновацион регионнары ассоциациясе Советы (РИРА) рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм The Technopolicy Network (Нидерланд Корольлеге) директоры Франк Звецлут имза салды.

Моннан тыш, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белән DSM Nutritional Products Europe Ltd (“ДСМ Нутришнл Продактс Европ Лимитед”) компаниясе арасында хезмәттәшлек турында меморандумга имза салынды.  

Бүген үк Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов имза салучы Нидерланд компанияләре вәкилләре белән сөйләшүләр уздырды. Сүз билгеләнгән проектлар кысаларындагы хезмәттәшлек турында барды. Рөстәм Миңнеханов шулай ук мәсьәләләрне җентекләп хәл итү өчен Нидерланд белгечләрен Татарстан Республикасына килергә чакырды.

Белешмә өчен:

The Technopolicy Network башка регионнар инновацион экосистема үсешен ничек алып баруларын аңларга ярдәм итү максатларында региональ үсеш һәм фәнни нигез өлкәсендә белемнәр һәм тәҗрибә алмашу өчен глобаль челтәрләр платформалары белән тәэмин итүдә зур тәҗрибәгә ия. The Technopolicy Network региональ инновацион экосистемаларга чагыштырма анализ ясаган. The Technopolicy Network бөтен дөнья буйлап тәҗрибәле регионнар белән хезмәттәшлек итә. The Technopolicy Network фәнни эшләнмәләргә һәм тикшеренүләргә нигезләнгән региональ үсеш өлкәсендәиң яхшы тәҗрибәне тарата.

“Сәламәтлек буенча махсус оешма” (Task Force Health Care) сәламәтлек саклау һәм социаль өлкәсендә кысаларынд алга китүче илләрдә һәм Нидерланд тәҗрибәсен һәм технологияләрен максималь дәрәҗәдә кулланучы илләрдә медицина инфраструктурасын яхшыртуга структур өлеш кертү өчен оешмалар арасында хезмәттәшлекне стимуллаштыра.

Хәзерге вакытта медицина инфраструктурасын үстерүдән тыш компания шулай ук медицина приборлары, сырхауханәләр һәм җайланмалар төзү өлкәсендә специальләшә, консалтинг хезмәтләре күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International